news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм почта урнашкан ике катлы бинага капиталь ремонт берьюлы ике программа буенча үткәрелде.

(Кайбыч, 11 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районы Кошман авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Монда, мәдәният учагыннан тыш, авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм почта урнашкан. Яңартылган бина белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров танышты, дип яза җирле басма.

Тормышта кешегә матди муллык белән рухи азык та кирәк. Авылыбыздагы мәдәният йорты бинасының “яше” шактый булган инде.

– 1976 елда төзелгән ике катлы бинаны ремонтлау мәсьәләсе халык җыеннарында бер генә тапкыр күтәрелмәде. “Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау” һәм “Авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау“ программалары ярдәмендә әлеге мәсьәлә уңай чишелешен тапты. Безгә килгән һәрбер кеше, хәзерге эш урыннарыбызны ошатып, матур, уңайлы булуына сокланып китә, – диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.

Түшәм, стена, идәннәр заманча материаллардан эшләнгән, санузел бар, җылылык системасы, электрүткәргечләр, сигнализация дә яңага алыштырылган. Тамаша залы да ямьләнгән, анда яңа утыргычлар куеп, сәхнәгә бизәкле пәрдәләр элгәннәр. Бина матур итеп тышланган, тирәсен профнастил рәшәткә белән әйләндереп алганнар, брусчатка җәйгәннәр.

Җитәкчеләр һәм кунаклар, капиталь ремонттан канәгать булуларын белдереп, «Гөл кебек булган бу!» диделәр, аның озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен теләде.
– Авыл җирлеге шунда яшәүчеләр өчен мөһим структура ул, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. –Алар моң-зары, проблемасы килеп туса да, белешмә кирәк булса да, халык телендә авыл Советы дип йөртелүче бинага килә. Шуңа күрә биредә һәрвакыт тәртип һәм матурлык булырга тиеш.
Матур үзгәрешләргә китапханәчебез Гөлия Сафиуллина да сөенеп туя алмый.

– Кошманда китапханәче булып эшли башлавыма 24 ел, шул дәвердә монда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалганы булмады, – диде ул. – Элекке эш урыным белән хәзергесе арасында җир белән күк аермасы. Бу матурлыкка барыбыз да сакчыл карасак иде.

Китапханәдә 300 гә якын китап укучы теркәлгән. Җәйге чорда күбесенчә шәһәр балалалары китап сорап килә икән. Олылар, бакча эшләре тәмамлангач, көз-кыш айларында активлаша. Гүзәл Галләмова һәм Айгөл Әхмәтгалиева китаплары, Җәлил хәзрәт Фазлыевка багышланган китаплар популяр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100