Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы Кошман авылында балалар бакчасы төзелә
Балалар бакчасы "Мәгариф үсеше" федераль программасы ярдәмендә төзелә
(Кайбыч, 15 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы Кошман авылында балалар бакчасы төзелә. 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә булачак. Без килгәндә, көн кичкә авышуга карамастан, төзелеш барган урында эш гөрли, төзүчеләр ком тарата иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Балалар бакчасы "Мәгариф үсеше" федераль программасы ярдәмендә төзелә. Моның өчен акчаның бер өлеше Татарстан Республикасы, икенче өлеше федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.
Балалар бакчасы мөдире Илһамия Сәлахова яңа объектны икенче елга Сабантуй бәйрәменә файдалануга тапшырырга планлаштыруларын әйтте.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге проблеманы өйрәнеп, Президентыбызга мөрәҗәгать итте һәм яңа балалар бакчасы төзүгә рөхсәт алды. Төзелеш тәмамлануны аеруча ата-аналар зарыгып көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз