news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман авылы мәдрәсәсенә «Наз» хәйрия фонды хезмәткәрләре килде

Мәдрәсәгә төрле яшьтәге 16 кыз йөри.

(Кайбыч, 12 август, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Илүзә Сафина). Кайбыч районы Кошман авылы мәдрәсәсенә «Наз» хәйрия фонды хезмәткәрләре килде, дип яза район газетасы.

Хәйриячеләрнең бу авылга беренче генә килүләре түгел. Ураза ае тәмамлангач, алар мәдрәсәгә йөрүче хатын-⁠кызлар белән җылы очрашу үткәргән иде. Ә бу юлы фонд директоры Нурания Сәйфетдинова һәм аның тормыш иптәше Әсхәт Әхмәдиев җәй айларында үткәрелүче дини укуларга йөрүче кызлар белән аралашты.

Мәдрәсәгә төрле яшьтәге 16 кыз йөри. Дәресләрне мөгаллимәләр Мөслимә Яруллина, Фәридә Гайнетдинова алып бара.

– Кызларыбыз дини белем белән бергә рәсем ясарга да өйрәнә, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Төрле викторина-⁠бәйгеләр уздырабыз. Иман нигезләре, Коръән дәресләренә дә яратып йөриләр. Азан әйтелгәннән соң, махсус бүлмәдә өйлә намазын укыйбыз. Фонд хезмәткәрләре беренче килүләрендә безгә бер капчык тукыма калдырып киткән иде. Алардан Мәдинә апа Фатыйхова кызларга капор – махсус баш киемнәре тегеп бирде. Ул әле безнең пешекчебез дә, – диде Мөслимә Яруллина, эшчәнлекләре белән таныштырып.

Кызлар кунакларга шигырьләр сөйләде, мөнәҗәтләр әйтте.

– Без классташларым белән дин гыйлемен бишенче ел рәттән үзләштерәбез. Миңа биредә барысы да ошый, безне инсафлы булырга да өйрәтәләр, – диде Миләүшә Дәүликамова.

Нурания Сәйфетдинова кызларга ыргак ярдәмендә капрон пакетлардан һәм тукымадан келәм бәйләү буенча мастер-⁠класс күрсәтте.

Фонд директоры булгач, күп җирләрдә йөрергә туры килә. Кайбыч халкы белән туганлашып беттем инде мин. Кайчан килмә, гел сый-⁠хөрмәт белән каршы алалар. Беренче килүемдә анда яшәүче уңган хатын-⁠кызларга сокланып киткән идем. Кошман юкасын пешерү серен дә беләсем килде минем. Шуңа күрә тагын килергә булдык, – диде Нурания Сәйфетдинова. – Бу юлы да балаларның тырыш, тәртипле булуларына сокландым. Үзем кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Тормышта кирәге булыр дип, Кошман кызларына келәм бәйләү буенча мастер-⁠класс күрсәттем. Аңлатуым булды, шул арада отып та алдылар.

Кошманнар үзләре дә кунакларга мастер-⁠класс әзерләгән иде. Авылның аш-⁠су остасы Флера Мотыйгуллина Кошман юкасын пешереп күрсәтте. Бик тәмләп авыз иттеләр юкадан.

Очрашу азагында фонд хезмәткәрләре балаларга тәм-⁠томнар һәм тәрәз гөлләре бүләк иттеләр, Бу юлы да кул эшләре өчен материал калдырдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100