news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кошман авылы халкы үзара салым буенча референдумда активлык күрсәтте

Сайлау участогында 637 сайлаучы теркәлгән, аларның 39ы – Урсак урман хуҗалыгыннан, калганнары Кошман авылыннан.

(Кайбыч, 20 ноябрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Кайбыч районы Кошман авылы халкы үзара салым буенча референдумда активлык күрсәтте, дип яза җирле басма.

Сайлау участогында 637 сайлаучы теркәлгән, аларның 39ы – Урсак урман хуҗалыгыннан, калганнары Кошман авылыннан.  Әлеге участокта кичке сәгать дүрткә 96 процент сайлаучы тавыш бирде. Авылның лаеклы ялдагы апалары Гөлгенә Фәйзуллина белән Люция Нәфыйкова да Кошманның киләчәгенә, аның үсеш-үзгәрешенә битараф булмаучылар рәтендә.

- Соңгы араларда гына күпме үзгәреш-яңарыш булды бездә. Шөкер, юлларыбыз бар, датчик куйдылар, хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында су килә, - диде Гөлгенә апа, үзара салым программасын гамәлгә ашыручыларга рәхмәт укып.

Люция апа да, әлеге программаның дәвамлы булуын теләп, сүзгә кушылды. “Эшләсеннәр генә, без канәгать. Акча кызганыч түгел, 500 сум авылыбыз өчен сәдака булсын!” Рузания Хәйретдинова да, “Яшәргә рәхәтлек бирсен, авылыбызга файда итсен, ил-көннәребез тыныч булсын” диде. 2018 елда бу җирлектә үзара салым акчасы ярдәмендә урам яктырткычларын, буаны ремонтлау, Кошманда балалар мәйданчыгы ясау, паркны әйләндереп алу өчен материаллар булдыру, Урсак урманчылыгында колонкалар һәм коеларны төзекләндерү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100