news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Колабирде авылында бозаулар фермасы төзекләндерелде

Моңарчы, урын булмау сәбәпле, бозауларны алга таба үстерү өчен башка авылдагы фермага җибәргәннәр.

(Кайбыч, 21 июль,  "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Багай җирлегенә караган Колабирде авылында, мәсәлән, нибары 20ләп кенә йорт, 200 баш мөгезле эре терлеге булган фермада биш савымчы эшли. Монда яшәүчеләрнең бәхетенә, бу җәйдә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге йөз башка исәпләнгән бозаулар фермасын төзекләндерде. Ферма яхшы ремонтланган, терлекчеләргә монда эшләве рәхәт булыр дип ышанабыз, диелгән район хәбәрендә.

– Эш майда ук башланды. Стеналарны җылыттык, түбәсен ясадык, торак эчендәге идәннәрне бетоннан җәйдек, читлекләргә һәм кардага ком түшәдек, – диде бүлек идарәчесе Минхәлим Бикбов, эш барышы белән таныштырып.

– Монда бозау караучы булып тәҗрибәле терлекче Галина Букарова эшли. Ул гомере буе савымчы булган. Галинага көндезге каравылчы Михаил Козин ярдәм итә.  

Бирегә ясле һәм кечкенәләр төркеме урнашкан дип әйтәсе килә. Аклы-каралы бозауларны, чиста печән җәелгән, тимерчыбыктан ясалган түгәрәк читлекләргә өчәр-өчәр итеп япканнар. Читлекләрдә азык һәм су салу өчен улаклар бар. Бозауларны ашату, карау, асларын чистартырга да уңайлы. Мондый читлекләрдән өч елдан бирле файдаланалар икән, яшь терлекләр анда бер айга кадәр асрала. Аннары яшь малларны кардага чыгу юлындагы киртәгә күчерәләр, анда 10-15ләп терлек асрала. Төзекләндерелгән торакта төрле яшьтәге бозауларны салкын ысул белән үстерәчәкләр. Мондый ысул үзен аклаган инде.

– Су һәм электр үткәрелде, эшне төгәлләдек диярлек. Бозаулар өчен печән һәм яфраказык җитәрлек күләмдә әзерләнде, – диде управляющий, алда әйтелгәннәргә өстәп.
Көр һәм тук малкайлар, чит кешеләргә игьтибар бирмичә, чиста һәм йомшак «түшәктә», ята. Аларны быел тугызынчы классны тәмамлаган Андрей Никитин карый. Җәйге каникул вакытында ул ферма мөдире булып эшләүче әтисенә ярдәм итәргә килә.

Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова моңа кадәр ферма мөдире булган Валентина Котомина турында да бары тик яхшы сүзләр генә әйтте. Ул бу вазифаны 15 елдан артык үтәгән, савымчы да, осеминатор да булган. Кыскасы, терлекчелеккә бөтен гомерен һәм пенсиясенең ике елын багышлаган. Монда тырыш хезмәтчәннәрне онытмыйлар, аларны хөрмәт итәләр. Валентина Николаевна авыл җирлеге депутаты да булган. Юл уңаеннан Багайдагы фермага да кереп чыктык. Аның территориясенә эскерткә күп итеп печән төргәкләре өелгән, димәк, терлек азыгы җитәрлек булачак. Яшел масса ташучы механизаторларның да эше куәтле. Әлегә маллар көтүдә, терлек тораклары ремонтлана, аларга дезинфекция ясала.

Ферма мөдире Владимир Дмитриев әйтүенчә, монда 680 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 480е — сыерлар, 144е — яшь бозаулар. Бозау караучы Валентина Тарабурская яшь терлекләрне карау, аларны ашату рационы турында сөйләде. Бу вазифаны ул әле ел ярым гына башкара, аңа кадәр сыер сауган.

– Азык җитәрлек, бозаулар күп туа, – диде ул, эшеннән канәгать булуын белдереп. Без, авыл халкы, шундый хезмәткә күнеккән инде.

Күршедә генә яшь егет – Рәис Тазов сыерлар кайтканчы аларга ашарга сала иде. Җәй — мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы әзерләү һәм мул продукция алу чоры. Хәстәрчән авыл халкы моннан файдаланып калырга ашыга, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100