news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Колаңгы мәктәбе укучылары - конкурс финалистлары

“Туган як экологиясе” проектлар конкурсы 2017 елның 1 маенда старт алган иде.

(Кайбыч, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). «Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Туган як экологиясе” проектлар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Бәйгегә йөзгә якын проект килде, алар арасыннан җиде иң яхшысы урынга килеп катнашу этабында яклау өчен сайлап алынды. Финалистлар исемлегенә Казаннан, Зәйдән, Түбән Камадан, Әлмәт, Балтач, Мөслим һәм Кайбыч районнарыннан укучыларның эшләре керде», – дип хәбәр итә министрлык сайты.

Кайбыч районнан финалга чыгучылар – Колаңгы мәктәбенең сигезенче класс укучылары Энҗе Сибгатуллина, Олеся Гурнович һәм Ангелина Федотова. Алар биология, химия, физика укытучысы Зилә Җиһаншина җитәкчелегендә «Безнең җирлектә көнкүреш калдыкларын утильләштерү» дигән темаган проект язган. Хәзер конкурсантларга килеп катнашу этабында яклау үтәргә кирәк, ул 22-24 сентябрьдә «Крутушка» шифаханәсе территориясендә уза. Бу көннәрдә финалистлар командалары өчен Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-эзләнү отряды тарафыннан мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм мәшһүр россияле полярник Владимир Чуков белән очрашу оештырылачак. Килеп катнашу этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк, ул конкурсның төп призын алачак – Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенә (Мәскәү) экскурсия. Икенче һәм өченче урын алган командалар халыкара система буенча акваланг белән суга чумып карау мөмкинлеге алачак.

“Туган як экологиясе” проектлар конкурсы 2017 елның 1 маенда старт алган иде. Ул җәмәгатьчелекнең һәм яшь буынның игътибарын туган якның әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100