news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы киләсе елда үзара салым акчасын юллар төзелешенә тотарга ниятли

2020 елга Кайбычта үзара салым акчасы уртача 500 сум булачак.

Кайбыч районы киләсе елда үзара салым акчасын юллар төзелешенә тотарга ниятли
Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районы киләсе елда үзара салым акчасын юллар төзелешенә тотарга ниятли. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтте.

Утырышта Кайбычның чагыштырмача кечкенә район булуы билгеләп үтелде. «Үзара салым программасы — хуҗалык эшләре өчен нәтиҗәле корал. Быел референдум уздырмадык, 2020 елга җыеннар үткәрелде. Халык риза, уртача сумма 500 сум булачак, бу акчаны мөмкин кадәр юллар төзелешенә тотачакбыз. 2020-2021 елларда бистәләр эчендәге юлларны төзеп бетерергә телибез», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Ул, республика программаларын исәпкә алып, бистәләр эчендәге юллар 90 процент дәрәҗәдә төзелгәнен әйтте.

«Беренче елда халык та безне аңлап бетермәгәндер, унҗиде җирлекнең бишесе генә катнашкан иде. 2014 елдан халыктан 29 млн сумга якын акча җыйдык. Республика 116 млн сум бирде. 145 млн сум кечкенә Кайбыч районы өчен зур сумма», — диде. Район башлыгы бу акчага шактый эш башкарылганын әйтте. Зиратлар тәртипкә китерелгән, 20 км дан артык юл төзелгән.

«Кечкенә мәшәкатьләрне җирле үзидарә хәл итәргә тиеш булса да, акча аның кадәр юк. Бу программа эшли башлагач, авыл җирлекләре башлыклары үзен зур, кирәкле кешеләр итеп хис итә башлады. Халык теләкләре шушы программа хисабына үтәлә. Республика җитәкчелегенә рәхмәт. Проблемалар юк. Халыкны инандырдык, халык аңлый. Без җыеннар узганда, акча тиененә кадәр кая киткәнен аңлатабыз», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100