news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Кече Мәменең яшь көрәшчеләре - районара турнир җиңүчеләре

Кайбыч районы җыелма командасы составында Кече Мәме авылыннан дүрт егет призлы урынга чыкты.

(Кайбыч, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Яңа ел каникулларының соңгы көнендә Апаста район башлыгы кубогына 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында милли көрәш буенча районара ярыш үтте. Анда Кайбыч районы җыелма командасы составында Кече Мәме авылыннан дүрт егет призлы урынга чыкты, дип яза җирле басма. 

29 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Виктор Самарский өченче урынны яулады, 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Денис Рыбаков та өченче урында. Владимир Козин (46 килограммга кадәр) һәм Александр Рыбаков (70 килограммга кадәр) көмеш медальгә лаек булды. Әлеге турнирда Апас һәм Кайбыч районнары җыелма командаларыннан тыш, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре көрәшчеләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100