Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында үзара салым программасының файдасын күрәләр
Узган ел үзара салым күләме бер кешедән 500 сум тәшкил иткән.
(Кайбыч, 7 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Агымдагы елның 18 ноябрендә районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча җирле референдумнар үткәреләчәк. Республикабызда алтынчы елын эшләп килүче әлеге дәүләт программасы ярдәмендә авыл җирлекләре зур чыгымнар таләп ителүче шактый зур эшләрен башкарды. Әлеге программадан Иске Тәрбит авыл җирлеге дә читтә калмады, дип яза җирле басма.
– Узган елда безнең авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча 18 яше тулган һәр кешедән 500 әр сум исәбеннән барлыгы 272 мең сум акча җыелган иде. Республика бюджетыннан әлеге сумманы дүрт тапкыр арттырып, 1 миллион 88 мең сум акча бирелде. Авыл җирлеге кассасына 1 миллион 360 мең сум акча керде. Бездә бу акчаларга җирлек составына кергән авыллар урамнарына вакташ юллар салуга тоту карары кабул ителде. Шулай итеп, Соравыл авылының Комсомол урамына – 270, Киров урамына – 90, Иске Тәрбит авылының Ленин урамына – 290, Яр буе урамына – 200, Камыллы авылында Болын урамына 70 метр озынлыкта вакташ юл салынды. Юл салу эшләрен эшмәкәр Илгиз Шәрәфиев башкарды, – диде авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев.
Район авылларында соңгы елларда халык үзара салым программасының отышлы икәнен аңлап эш итә. Димәк, алда торган референдумда бу сорауга һәркем уңай тавыш бирер дип уйлыйм. Үзара салым программасы нигезендә үз авылларын үстерү, төзекләндерү, юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, чишмәләрне төзекләндерү, зират тирәләрен заманча материаллар белән тотып алу һәм башка эшләр башкарылуын һәркем күрә бит. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк: финанс органнары халыктан җыелган акчаның һәр тиенен контрольли һәм ул бер генә максатка – авылларыбызны төзекләндерүгә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз