news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы апалары «Оста куллар түгәрәгенә» йөри

Түгәрәкне күпфункцияле үзәктә мәдәният йорты методисты Любовь Тимофеева алып бара.

(Кайбыч, 13 гыйнвар, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы апалары «Оста куллар түгәрәгенә» йөри, дип яза җирле басма.

Түгәрәкне күпфункцияле үзәктә мәдәният йорты методисты Любовь Тимофеева алып бара. Атнага бер тапкыр чәршәмбе көнне үткәрелүче әлеге түгәрәккә унлап кеше йөри. Барысы да үзләре белән кул эшләрен алып килә. Алар шәл, башлык, оекбаш, башмаклар бәйлиләр, бер-⁠берсеннән яңа бизәкләр өйрәнәләр. Түгәрәккә йөрүчеләрнең иң өлкәне – 76 яшьлек Лидия Васильева. Авыл апалары буш вакытларын әнә шулай файдалы итеп уздыралар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot