news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы физикадан республика олимпиадасы призеры булды

Аны олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Айдар Хәсәнов министрлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

(Кайбыч, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы  Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы физикадан республика олимпиадасы призеры булды, дип яза җирле басма.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» олимпиада үзәгендә 7-11 класс укучылары арасында физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды. Анда Татарстанның 38 районыннан 172 укучы катнашты.

Олимпиадада Кайбыч районыннан алты укучы белемен сынады. Алар арасыннан Иске Чәчкаб мәктәбенең 8 класс укучысы Рамил Гаттаров өченче урынны яулады һәм дипломга лаек булды. Аны олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Айдар Хәсәнов министрлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100