news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере алуга керештеләр

Биредә ул 995 гектар мәйданны били.

(Кайбыч, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере алуга керештеләр, дип яза җирле басма. 

Басу-кырларда ашлык урып-җыю комбайннары гөрелтесе тынарга өлгермәде, районыбыз шикәр чөгендере игүчеләре дә уңыш җыюга кереште. Быел район буенча барлыгы 2985 гектар мәйданда татлы тамыр игелгән.

“Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалында татлы тамыр алуга 10 сентябрьдә керештеләр. Биредә ул 995 гектар мәйданны били. Филиалның Федоровское авылы янындагы басуында бүгенге көндә Германиядә эшләнгән биш “ROPA” чөгендер алу комбайны эшли.

- Чөгендер алу комбайнында мин өченче сезон эшлим, ә җизнәм Рафил белән ике ел бер комбайнда алмашлап эшлибез. Узган ел да Кайбычның чөгендер басуларын иңләгән идек. Һава шартлары коры булганда бу комбайн тәүлегенә 25-30 гектар мәйданда чөгендер алырга сәләтле. Хәзерге һава шартларында эш бераз сүлпәнрәк бара, чөнки комбайн агрегатларына балчык тыгыла, аларны чистарту вакытны ала. Эш барышында техниканың элек тә сынатканы булмады, хәзер дә сынатмас дип уйлыйм. Чөнки эш башлаганчы без аны җентекләп ремонтлап чыктык. Эш күләме җитәрлек, шуңа күрә безнең өчен һәр минут кадерле, - дип эш барышы белән таныштырды Апас районының Сатмыш авылы егете Дамир Сафин.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 11 сентябрьгә биредә барлыгы 20 гектар мәйданда шикәр чөгендере алынган, уңдырышлылык – 350 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта алынган чималны кагатларга салып баралар, соңыннан Буа шикәр заводына озаталар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100