Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы хастаханәсендә Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлыча госпиталь ачыла
Вакытлыча госпиталь коронавирус йоктырган кешеләргә үз вакытында ярдәм күрсәтергә булышачак.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә вакытлыча госпиталь ачу планлаштырыла. Бу хакта Instagram аккаунтында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте.
«COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак», — дип хәбәр иткән ул язылучыларына.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Альберт Рахматуллин (@albertrakhmatullin9592)
Узган тәүлектә татарстанда Covid-19 йоктыруның тагын 34 очрагы теркәлде. Авыруларның күбесе өйдә дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз