news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы гаиләләренә бәби үстерү өчен кирәк-яраклар салынган тартмалар тапшырдылар

"Синең файдаңа" балалар һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтү хәйрия фонды хезмәткәрләре бу юлы районга әнә шундый дүрт тартма җибәргән.

(Кайбыч, 21 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районы гаиләләренә бәби үстерү өчен кирәк-яраклар салынган тартмалар тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Бала тугач, гаиләнең шатлык белән бергә күңелле мәшәкатьләре дә арта. Алар арасында финанс чыгымнары сорый торганнары да бар: кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, махсус сөт ризыклары һәм дарулар дисеңме – кайсын гына алырга уйласаң да, акча янчыгын капшарга кирәк. Шуны күз уңында тотып, Казан шәһәрендә 2010 елдан бирле эшләп килүче "Синең файдаңа" хәйрия фонды, авыр тормыш хәленә тарыган, күп балалы, аз керемле гаиләләргә булышу, сабыйларын беренче айларда тәрбияләү өчен иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатында, бәби үстерү өчен кирәк-яраклар салынган тартмалар тарата.

Бер гаилә тантанада катнаша алмады. Иске Чәчкабтан Кәлимуллиннарга (гаилә башлыгы Ришат ике кызы белән килгән иде, тормыш иптәше Лилия өченче баласын табарга бала тудыру йортына киткән), Кошманнан Алисә һәм Рәмис Җәләлиевларга, Симәкидән Елена һәм Денис Ивановларга мондый тартмаларны шулай ук Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Елена да дүртенче бәбиен табарга киткән инде, ә ире, вахта ысулы белән эшкә китү сәбәпле, килә алмады. Бәби тартмасын алырга ике оныгы белән бергә әниләре Ралия Иванова килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100