news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы фермеры ел дәвамында уртача авырлыгы 400 килограммлы 50 үгез тапшырган

Сөт буенча планын 109 процентка, ә ит буенча 162 процентка үтәгән.

(Кайбыч, 3 март,   "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбыч районы Бәли авылында яшәүче фермер бабалары һөнәрен дәвам итә. Владислав Гурнович – Бәли авылында ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Кайбыч фермерларының берсе, Казан шәһәрендә төзелеш өлкәсендә эшләгән җиреннән авылга күченеп кайта һәм терлекчелек белән шөгыльләнә башлый ул, дип яза район газетасы.

Авылда үз эшен башлап җибәргәндә ул гаилә фермалары төзүчеләргә ярдәм итүче республика программасына таяна, кредит та ала. 2013 елда фермага терлекләр кайтарта һәм продукция җитештерә башлый. – Симертү группасында 50 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә, савым көтүендә 47 баш сыер бар,—дип үз хуҗалыгы белән таныштыра фермер. — Көненә 600 литрга якын сөт җитештерәбез, бер сыер уртача 15 литр сөт бирә. Ел дәвамында уртача авырлыгы 400 килограмм булган 50 үгез тапшырдым.

Владислав Сергеевич алга таба да терлекчелек белән шөгыльләнергә уйлый, чөнки бу аның гаиләсен туендыручы төп кәсебе.

– Моңа кадәр тоткан чыгымнар биш елдан соң үзен аклар дип уйлыйм. Мин барлык технологик процессларны да тирәнтен өйрәндем. Ветеринария хезмәткәрләренә дә киңәшләр белән еш мөрәҗәгать итәм. Терлекләрнең сәламәтлеген кайгырту максатында профилактик чараларны да вакытында үткәртәм. Вакцина, витаминлы препаратларга акча кызганмыйм, имән каерысы, өч меңләп кычыткан себеркесе әзерләдем, ат кузгалагы һәм башка дару үләннәрен күп итеп җыйдым. Лейкоз белән авыручы сыерлар юк, бозаулар үлеме дә юк дәрәҗәсендә. Җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен түбәнәйтү, терлек азыгына булган чыгымнарны киметү өчен арендага алынган 110 гектар мәйдандагы җирдә күпьеллык үлән үстерәм. Яшел конвейрны эшләтеп җибәрү өчен кирәк кадәр техника – өч МТЗ тракторы, чылбырлы бульдозер, роторлы һәм сигментлы чапкычлар, пресс-подборщик һәм культиватор сатып алдым, дип сөйләде фермер.

Әнә шулай итеп, фермер кышлату чорына җитәрлек күләмдә печән, 800 тонна сенаж әзерли, авыл хуҗалыгы бизнесы буенча партнерлары салам белән тәэмин итә, фуражны сатып ала. Сүз уңаеннан, егәрлеге 50 баш терлеккә исәпләнгән гидролиз җайланмасын да алган, анда «Тазалык» продукциясе җитештерә. Аны көн саен һәр сыерга өч литр исәбеннән эчерәләр. Малларны эчертү, ачык һавада йөртү, ясалма орлыкландыру – барысы да технология таләпләре буенча үткәрелә. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр кешесенең терлекчелек тармагын алып бару тәртибен яхшы белүе, аягында нык басып торуы, үзенә ни кирәген аңлавы, чынга ашарлык максатлар куюы гаҗәпләндерде. Продукциясен урнаштыруны да җайга салган, бер өлешен халыкка сата. Ул Кайбыч җиренә ныклап урнашкан.Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән республика программасы буенча йорт төзегән. Авылдашлары белән бердәм булып яши, хәйриячелеккә дә үз өлешен кертә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә фермерның тырыш булуын билгеләп үттеләр. – Без аның хезмәтеннән канәгать, – диде идарә начальнигы Фиргать Басыйров.

– Ул елны уңай динамика белән тәмамлады, табышка эшләде. Сөт буенча планны 109 процентка, ә ит буенча 162 процентка үтәде. Баш санының артуы күзәтелә, фермасын алга таба да үстерергә җыена. Фермага керү юллары булдыру мәсьәләсе дә уңай хәл ителер дип уйлыйм. Аның кебек уңганнар күбрәк булсын иде Кайбыч җирендә.

Владислав Сергеевич үзе дә кечкенә коллективының хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100