news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Федоровское мәктәбе укучысы спорт мастерына кандидат булды

Полинага нибары 15 яшь, шуңа күрә чираттагы баскыч – Спорт мастеры нормативы.

Кайбыч районы Федоровское мәктәбе укучысы спорт мастерына кандидат булды
kaibicy.ru/news/kөn-temasyi/fedorovskoe-mktbe-ukuchysy-sport-masteryna-kandidat-buldy

(Кайбыч, 17 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Федоровское авылы укучысы Татарстан Республикасының бадминтон буенча яшьләр җыелма командасы әгъзасы Полина Григорьева Россия Федерациясе Спорт мастерына кандидат булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Танылган спортчы – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе беренчелегенә үткәрелгән ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе спортта яңа үрләр яулый, осталыгын тагын да арттыра, үзенең воланын көндәшләре кырына төз төшерә.

Полинага нибары 15 яшь, шуңа күрә чираттагы баскыч – Спорт мастеры нормативы. Шунысын да искәртеп үтик, Григорьевлар гаиләсе районның иң спорт сөючән гаиләсе дип танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100