news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Федоровское авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Әлеге ФАП республика программасы ярдәмендә сафка басты.

(Кайбыч, 26 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирәдә Сайранова). Бу көннәрдә Федоровское авылында яшәүчеләргә дә зур бүләк ясадылар: биредә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котларга дип район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм КФУ проректоры Рияз Минзарипов килде.

"Федоровское – районыбыздагы зур авылларның берсе. Биредә ФАП республика программасы ярдәмендә сафка басты. Социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә күрсәтелгән ярдәм өчен без республикабыз җитәкчелегенә, депутат Илдар Гыйльметдиновка рәхмәтле. ФАП ышанычлы рәвештә сәламәтлегегез сагында торсын. Монда профилактика максатында гына килергә язсын", - диде Альберт Рәхмәтуллин. 

Кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да бина эченә узды. Яңа ФАПта җылы, якты һәм уңайлы. Барлык шартлар да тудырылган, җиһазландырылган процедура кабинеты, фельдшер, санитар бүлмәләре, санузел бар. Видеокүзәтү җайланмасы да куелган. Дәвалау учреждениесендә дару препаратларын саклау өчен махсус суыткыч та бар.

ФАП ачылуга барысыннан да бигрәк, әлбәттә инде фельдшерлар Гөлия Серякова һәм Рузилә Тимершина шат.

"Элеккеге ФАП мәдәният йортында урнашкан иде. Капиталь ремонттан соң андагы шартлар да әйбәт иде, ләкин монда күпкә яхшырак. Авыл халкына авыруның башлангыч этабында ук тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алу мөмкинлеге тудырылуына чын күңелдән шатланабыз", – диде алар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100