news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы эшмәкәре "Алтын йөзлек" бәйгесендә җиңү яулады

Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында ел саен уздырылучы "Алтын йөзлек" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

(Кайбыч, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Лейсан Саттарова). Олы Кайбычтан эшмәкәр Тимур Яруллин "Алтын йөзлек" бәйгенең "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә җиңүче булды. Тимурга бүләкне – диплом һәм алтын билгене Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында ел саен уздырылучы "Алтын йөзлек" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Алтын йөзлек" бәйгесе Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтәге эшкуар статусын күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Анда дәүләт теркәве узган һәм Татарстан Республикасы территориясендә ике елдан да ким булмаган хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык эшмәкәрләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100