news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Чүти авылында яшәүче бабай бизәкле башмаклар бәйли

Ир-⁠атларга хас булмаган шөгыль дип кабул итсәк тә, Мөнир Сөнгатов -⁠ бәйләү остасы.

(Кайбыч, 22 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова).  Кайбыч районы Чүти авылында яшәүче бабай бизәкле башмаклар бәйли, дип яза җирле басма.

Мөнир абый көмешчеләре, агач осталары, Арыш урманнары, имән мичкәләре, челтәр, шәл бәйләү, чигү осталары белән дан тоткан Балык Бистәсе районыннан. Язмыш сукмаклары аны 47 яшендә Чүти авылына китерә, монда яшәүче Рушания Гайнуллина белән кавыштыра. – Кайчан бәйләргә өйрәнгәнемне хәтерләмим дә инде, – дип сүз башлады Мөнир абый.

– Беренче хатыным Рәфыйга Балык Бистәсендә шәл бәйләү остасы иде. Аңа ияреп, мин дә өйрәндем. Ул читләрен, мин уртасын бәйли идем. Башмаклар бәйләргә Чүтидә өйрәнә. Бу йортта Рушания апа үзе дә, килене Гүзәл дә бәйләргә ярата. Ике оста янында өченчесе ничек итеп тик кенә утырсын ди, ул да кушыла. – Икәүләшеп башмаклар бәйләгәнне күреп, Мөнирнең дә өйрәнәсе килде ахрысы, – диде Рушания апа. – Аңарчы да бәйли белә иде инде, шуңа күрә бизәкләрен бик тиз өйрәнде. Кул эшләрен баштарак сата идек, хәзер бүләккә генә биреп җибәрәбез. Соңгы араларда Мөнир абыегызның сәламәтлеге какшаган иде, озак кына бәйләмәде. Тәртибен бераз онытып та җибәргән иде, сүтеп яңадан бәйли торгач, китереп чыгарды тагын үзе. Хатын-кыз эше белән генә утыра дип уйлый күрмәгез тагын, терлекләребез дә аның өстендә: аларны ашата, эчертә, тиресләрен түгә. Җомга көннәрендә мәчеткә дә бара. Һәркем үзенә әнә шулай юаныч һәм файда китерә алырдай кызыклы шөгыль таба ала. Ир-атныкымы ул, хатын-кызныкымы – мөһим түгел, баш-аягың белән үзенә алып кереп китсен дә, мавыктыргыч булсын ул һөнәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100