news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Борындык авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Футбол ярышында Колаңгы мәктәбе командасы җиңүгә иреште.

(Кайбыч, 13 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Борындык авылында спорт мәйданчыгы ачылды. Борындыклыларны спорт мәйданчыгы ачылышы белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үз чыгышында авыл мәктәбенең элек-электән үзенең спорт буенча дан тотуы турында әйтте, дип яза җирле басма.

Бу мәйдандагы беренче ярыш – Борындык һәм Колаңгы төп мәктәпләренең яшь спортчылары катнашында футбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрелде. Ә беренче булып тупка тибү хокукы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.

– Хәзерге укучылар да, традицияләрне дәвам итеп, районда, республикада гына түгел, Россия, Европа аренасына чыкты. Узган ел Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге бадминтон буенча укучылар командасы Франциядә үткән Европа чемпионатында чыгыш ясап, районыбыз данын еракларга танытты. Үз эшенең фанаты булган Хәмзә Юнысовка район, Борындык авылы халкы, үз исемемнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Ә рәхмәтнең иң олысы республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, – диде район башлыгы. – Авылларны төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән программалар булмаса, бу объект та булмас иде. Әлеге мәйданчык авыл халкына озак еллар хезмәт итсен. Борындык спортчылары тагын да югарырак уңышларга ирешсен. Аның яңа төзелгән Сабан туе мәйданы белән бергә урнашуы да отышлы булды. Чөнки авылның өлкән кешеләренең барысы да Зөя буенда урнашкан Сабан туе мәйданына бара алмый иде. Ә хәзер, Сабан туе мәйданы авыл уртасына урнашкач, теләге булган һәркем бәйрәм карарга килә ала.

Спорт бәйрәме мәктәп укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган ветеран-укытучы Әлфия Гыймадиева да укучыларының спортны яратуын, сәламәт яшәү рәвешен сайлавын ассызыклап үтте. Спорт мәйданы төзелешендә катнашучыларга, шундый мөмкинлек булдырганнары өчен республикабыз, район җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде.

Яшь бадминтончыларның берсе Рияз Гыймадиев та мәйдан ачылуга шат.

– Башка авыл мәктәпләре янында төзелгән спорт мәйданнарын күреп, кызыгып кайта идек. Бездә кайчан шундый мәйданчык була инде дип, Хәмзә абыйны аптыратып бетердек. Менә, ниһаять, безнең дә хыяллар тормышка ашты, заманча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Төзелеш эшләре барганда да монда көн саен килдек. Моңа кадәр мәктәп ишегалдында футбол уйнасак, хәзер бөтен шартлары булган спорт мәйданында уйнаячакбыз. Безгә спорт белән шөгыльләнергә мондый шартлар тудырган һәркемгә рәхмәтлебез.

Футбол ярышында Колаңгы мәктәбе командасы җиңүгә иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100