Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы Борындык авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Кайбыч районы Борындык авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
(Кайбыч, 14 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Халыкара Өлкәннәр ункөнлеге төрле чараларга бай булды. Борындык авыл җирлегендә бәйрәм спорт мәйданчыгы ачу көненә туры килде. Тантанага килгән барлык пенсионерларны соңыннан бәйрәм табынына чакырдылар, дип яза җирле басма.
Өлкәннәрне котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова килгән иде.
– Хөрмәтле өлкәннәребез! Биредә утыручыларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагында, мәгариф, мәдәният өлкәсендә тырышып эшләгән кешеләр. Фидакарь хезмәтегез өчен баш иеп, барыгызга да олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Үткәнендә тормыш авырлыкларын күп кичерсәгез дә, алга таба да хәзерге матур көннәрнең рәхәтен күреп яшәргә язсын. Авылларыбыз төзекләнә, юллар, социаль объектлар төзелә, капиталь ремонт ясала. Шуңа булганына шөкер итеп яшәргә генә кала. Барыгызны да бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, тыныч, мул тормыш, бәхетле картлык телим. Алдагы елларда да кабат очрашырга язсын, – диде Альберт Рәхмәтуллин.
Авыл мәчете имам-хатыйбы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин Коръән сүрәләре укыды, ил-көннәргә тынычлык теләде. Авылдашларына Чулпан Камалиева да иң җылы сүзләрен ирештерде.
Бәйрәм тантанасын алып барган мәдәният йорты хезмәткәре Алсинә Ярхәмова хуҗалыкта терлекчелек тармагында эшләгән апаларга, мәктәптә балаларга белем биргән ветеран укытучыларга сүз бирде. Борындык – талантлар авылы. Әнә Рәдибә апа Сабирҗанова ничек оста бии, Талия Хәлиуллина үзе язган шигырен укыды, җыр бүләк итте. Ветеран-укытучы Равилә Сафиуллина бәйрәмне оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
Өлкәннәр мәктәп укучылары Адилә Хөснетдинова, Гүзәл Хәйруллина, укытучы Гөлнара Хәйруллина, Алсинә Ярхәмова башкарган җырларны, укучы кызларның биюләрен алкышларга күмде. Мәдәният хезмәте ветераны Гөлгенә Габдрахманова гармунда өздерде.
Өлкәннәр чордашлары, авылдашлары белән рәхәтләнеп аралашты, бер- берсенең хәлләрен сорашты, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз