news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы Борындык авылында Хәмидулла коесын төзекләндерделәр

Кое ачылу тантанасы урам бәйрәме белән дәвам итте, уха, пылау ашап, гармунга кушылып җырлап, уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

 Кайбыч районы Борындык авылында, урам халкы җыелышып, Хәмидулла коесын төзекләндерде

Чапаев урамында яшәүчеләр коены авылның бизәге дип саный.


(Кайбыч, 21 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Ләйсән Саттарова). Зөя һәм Бәрле елгалары кушылган урында урнашкан Борындык авылы суга кытлык кичерми, ул һәр йортка диярлек кергән, чишмәләре дә челтерәп ага. Ә менә Чапаев урамында яшәүчеләр коены авылның бизәге дип саный. Шуңа күрә җыелышып, урамнарындагы инде күптән ишелеп, ташландык хәлгә килгән Хәмидулла коесын төзекләндергәннәр, дип яза район газетасы.

Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, олысы-кечесе бергә җыелып, шул уңайдан бәйрәм дә ясадылар. Саваплы гамәлне башлап йөрүче, коега яңа сулыш өрү өчен җан атучы – Хәмидулла бабайның оныгы, Борындыкта туып-үсеп, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче Фаил Хәйбуллин. Юктан гына тотынмый ул бу эшкә, моңа Фаил абый узган ел яз көне күргән хикмәтле төш сәбәпче була.

– Бабам төшемдә үпкәләп болай диде: «Яраткан оныгым булганга, сиңа әйтәм, кое ташландык хәлдә рәнҗеп ята бит, шуны яңарта алмыйсыз». Шуннан соң бөтен тынычлыгым качты. Авылга кайткач, коены төзекләндерү мәсьәләсен күтәреп карадым, хуплаучы булмады, – диде Фаил Хәйбуллин. – Ләкин бу уй бер генә секундка да башымнан чыкмады, кулымнан эш төште. Бергәләп җыелышсак, проблеманы хәл итеп булыр дип уйладым да, әлеге фикерне кабат күтәрдем.

Бу юлы аны шул урамда яшәүче Ринат Бикмуллин да куәтли, Айдар Җамалиев та кушыла. Өчәү эшкә тотыналар, ярдәм итәргә башка урамнан Айдар Миңнуллин да килә. Иң элек күмелеп бетә язган коены агач ботакларыннан, черек такталардан чистарталар, аннары тирәнәйтеп казыйлар. Теләк белән генә эш майтарып булмый, акчасы да кирәк бит әле. Аны бергәләп җыйганнар. Чапаев урамында яшәүчеләр генә түгел, башкалар да кушыла, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та булыша.

– Ходай ярдәмен биреп торды. Җиде бетон боҗра кирәк иде. Казанда аны сата торган җиргә баргач, кайчандыр безнең авылда яшәп киткән Рәмис Галимов очрады. Ул шунда эшли булып чыкты, – дип дәвам итте Фаил абый. – Бетон боҗраларны бушлай бирде. «Борындык коесы өчен акча алмыйм, авыл халкы аның рәхәтен күрсен», – диде.

Ул боҗраларны урнаштыргач, түбәләп, коеның өстен дә эшләп куйганнар, тирә ягын заманча профнастил рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Аның тирә-юнен чәчәкләр бизи, тәгәрмәчтән кисеп ясалган аккошларга кадәр бар. Алары – Ринат Бикмуллинның иҗат җимеше. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да Равил Бикмуллинга кушылып дога кылды, саваплы эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә исәнлек-саулык теләде, тәмле судан авыз итте. Фаил Хәйбуллинның Хәмидулла коесына багышлап язылган шигырен дә яратып тыңладылар.

Кое ачылу тантанасы урам бәйрәме белән дәвам итте, уха, пылау ашап, гармунга кушылып җырлап, уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мондый бәйрәмне киләсе елларда да үткәреп, традициягә кертергә уйлыйлар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100