news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы үзе белем алган мәктәптә парламент дәресен үткәрде

Район башлыгы аларга дәүләт, хакимият, законнар, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары, илебез Конституциясе, депутатлар турында сөйләде.

(Кайбыч, 25 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Фирада Сайранова). Узган атнада район мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелде. Район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары, укытучылар белән берлектә, укучыларга республикадагы закон чыгару органының бурычы, аларның тормышыбызда тоткан урыны хакында сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе белем алган Бәрлебашы мәктәбендә парламент дәресе үткәрде. Бу турыда район басмасы яза.

"Парламент, җәмгыять һәм мин" дип исемләнгән дәрестә бишенче-сигезенче класслар катнашты. Район башлыгы аларга дәүләт, хакимият, законнар, гражданнарның бурычлары һәм хокуклары, илебез Конституциясе, парламент һәм депутатлар турында сөйләде.

Дәресне тәмамлап, Альберт Рәхмәтуллин да укучыларга шул хакта әйтте: "Сез – булачак район башлыклары һәм президентлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр. Бүген барлык һөнәрләр дә мактаулы. Иң мөһиме – тәртипле, игелекле, акыллы һәм эшчән булу. Сезнең бурычыгыз – яхшы уку, илебезнең лаеклы гражданнары булу. Без башлаган эшләрне дәвам итүчеләр булачаксыз".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100