news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы үзара салым программасы авылларны яшәтә дип саный

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иртәнге сәгать сигездә үзенең туган авылы Бәрлебашындагы сайлау участогына килде.

(Кайбыч, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  үзара салым программасы авылларны яшәтә дип саный. Референдум бюллетенен урнага салганнан соң, район башлыгы журналистлар белән аралашты.

"Үзара салым акчасы авылларны төзекләндерү, җирле әһәмияттәге проблемаларны хәл итү өчен тотыла. Билгеле булганча, әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана. Әнә шул ягы белән отышлы да инде ул: халыктан җыелган акчаның һәр бер сумына республика казнасыннан дүрт сум өстәлә. Моңа халык референдум юлы белән ризалык бирсә генә ирешергә мөмкин", - диде ул.

Җирлектә теркәлгән 18 яше тулган барлык кайбычлыларның да референдумда актив катнашулары һәм үзара салым кертүгә ризалык бирүләре мөһим. Быел да авыл җирлекләрендә аның күләменең ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләде. Үзара салым өчен тавыш бирү – үз проблемаларыбызны чишүгә ышанычлы адым, диде ул.

Үзара салым акчасына юл эшләре башкарылды, зират, су башнялары, кое, чишмә тирәләре, территорияләр, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәләре тәртипкә китерелде, алар өчен төзелеш материаллары кайтарылды, яңалары сафка басты, урам утлары, суүткәргечләр ремонтлана, гидрантлар урнаштырыла, елга аша күперләр, балалар мәйданчыклары төзелә, су мәсьәләсе уңай хәл ителә, диде район башлыгы.

"Халкыбызның үзара салым акчасы җыюга җаваплы һәм ышаныч белән каравының матур нәтиҗәсе бу. Үзебез яшәгән авылны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертеп, туып-үскән җиребезне яратуыбызны да күрсәтәбез әле без. Иң мөһиме – үзара салым акчасына кайсы авылда нинди эш башкарырга кирәклеген авыл җирлекләрендә ел башында узучы җыеннарда халык үзе билгели", - ди Рәхмәтуллин.

Үзара салым программасының 2019 елда да дәвам итүенә шатланырга гына кирәк. Димәк, авылларны төзекләндерү дәвам итәчәк, җирлек әһәмиятендәге башка күләмле эшләр гамәлгә ашырылачак, ә хөкүмәт кабат, без биргән акчаларга өстәп, миллионлап ярдәм итәчәк, дип район газетасы сайты хәбәр итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100