Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Татарстан халыклары съездында катнашачак
19 апрельдә барыбыз бергә Кайбычыбызның туган көнен үткәрәчәкбез.
(Кайбыч, 19 апрель, «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова).Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Татарстан халыклары съездында өченче тапкыр катнашачак, дип яза район газетасы.
Аның кебек Кайбычның тарихи үткәнен, бүгенгесен, күренекле шәхесләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр яхшы белүче, тынгысыз эзләнүләре нәтиҗәсендә яңадан-яңа фактлар табучы кешеләр, булса да, сирәктер. Туган ягын яратучы ватанпәрвәр кеше ул. Республика радио-телевидениесендә дә чыгышлар ясый, газета-журналлар белән дә элемтәдә тора. Аның әңгәмәләре һәрвакыт тирәнлеге, җанлы булуы белән аерылып тора
– Рәмис Рафисович, 22 апрельдә узачак съездан сез ниләр көтәсез?
– Татарстан халыклары съезды ун елга бер тапкыр гына үткәрелә. Әмма, шулай булуга да карамастан, миңа беренче-икенче съездларда да катнашу бәхете елмайган иде. Әлеге зур форумның төп максатларының берсе – республикада яшәүче барлык халыкларның бердәмлеген тәэмин итү, аларның дус-тату яшәвенә ирешү, моның өчен җирлек тудыру. Бу съезд да Татарстан халыкларының дуслыгын тагын да көчәйтергә нигез бирер дип өметләнәм. Әгәр республикада бу юнәлештә еллар дәвамында көндәлек эш алып барылмый икән, съезд үткәреп кенә максатка ирешеп булмый. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, республика хөкүмәтенең эзлекле, нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәсендә без үрнәк төбәкләрнең берсенә әйләндек тә инде.ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның роле бәяләп бетергесез, ул Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлеген толерантлык нигезендә оештыра. Республиканың кайбер шәһәр, районнарында Халыклар дуслыгы йортлары ачылды. Алга таба да, дәүләт программалары ярдәмендә, тел, милли-мәдәни, тарихи, этник проблемаларның чишелешен көтәм.
– Сез – районда танылган кеше. Шулай да, үзегез, эшчәнлегегез белән таныштырып узсагыз иде.
–Татар баласы буларак, үз тамырларымны беркайчан да онытмыйм. Рус мәктәбендә укыдым, югары белемне дә рус мохитендә Мәскәүдә алдым. Мине рус мәдәнияте таң калдыра. Инде еракта калган балачагымда чувашлар белән бергә яшәдек, аларча сөйләшә белә идем. Сабый чагым узган Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы янында Тигәш дигән чуваш авылы бар иде. Миңа аларның Пасха – Олы көн бәйрәмнәрендә дә катнашырга туры килде. Бабаларыбыз да чувашлар белән даими аралашып, дус яшәгән. Хезмәт сөючән керәшеннәребезгә хөрмәтем зур, аларның мәдәниятен үстерүгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Хәер, милләтләрне аеру миңа хас түгел, барысына да бертигез мөнәсәбәттә. Инде озак еллар дәвамында Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының район бүлеген җитәклим, җирлегебездә милли мәдәният үсеше һәм ныгуы өчен чын күңелдән җан атам. Татар халкы тарихы белән аеруча тирәнтен кызыксынам. Хезмәтемә бәйле рәвештә вакытым ничек кенә тыгыз булмасын, моның белән шөгыльләнергә барыбер җай табам. Үз халкыңның мәдәниятенә мәхәббәт кечкенә чактан ук гаиләдән башлана дип уйлыйм, мәктәп елларында ул тагын да ныгый гына. Шунысы куанычлы, безнең җирлектә туган телен, мәдәниятен хөрмәт итеп яшәүчеләр күп. Ә төрле телләр белү –мактауга лаек күренеш. Тел белгән – ил гизгән дип, юкка гына әйтмиләр. Районыбызда яшәүче милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, буыннардан-буыннарга җиткерү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Рус, чуваш, керәшеннәрнең халык фольклор ансамбльләре эшли. Хәзерге вакытта Кошманда татар фольклор ансамбле оешып килә. Ансамбльләргә милли киемнәр дә тегелә. Туган җире өчен җан атып яшәүче район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлектәге барлык милләтләргә дә тигез карый, мәдәниятләре үсешенә уңай шартлар тудыра. Нинди милләттән булуларына карамастан, проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирә. Кайбычта төрле милләт вәкилләре бердәм булып яши, тырыш хезмәтләре белән төбәгебез данын еракларга тарата. Бездә икенче елын узучы “Халкым мирасы” фестивале дә моның ачык дәлиле.
19 апрельдә барыбыз бергә Кайбычыбызның туган көнен үткәрәчәкбез. Мәдәни чараларда да бездәге халыклар дуслыгы чагылыш табачак. Татарлар, руслар, чувашлар һәм керәшеннәр – без күпмилләтле халык. Тарихи вакыйгалар көче белән татарлар арасында керәшен субэтносы формалашкан. Аларның үз мәдәниятләре, гореф-гадәтләре бар, аны сакларга һәм үстерергә кирәклеген яхшы аңлыйбыз, шуңа да мөмкин булганнарның барысын да эшлибез. Безнең районнан съездга җирлектә яшәүче барлык милләтләрдән дә вәкилләр сайланды. Чуваш гаиләсендә үскән район благочинные Николай Ермолаев русларга, чувашларга, керәшеннәргә дини хезмәт күрсәтә. Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева – чуваш авылы вәкиле. Шулай итеп, безнең делегация составында чуваш милләтеннән ике кеше булачак. Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков – русларны, Мәлкидән Александр Акрымов – керәшеннәрне, Олы Кайбычтан Илмас Хәмидуллин һәм мин татар халкын тәкъдим итәчәкбез. Кайсы милләттән, нинди конфессиядә булуыбызга карамастан, без көчле, бердәм команда. Съезд эшенә үзебезнең лаеклы өлешебезне кертербез һәм аннан алган тәэсирләр белән уртаклашырбыз әле, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз