news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы туган авылы Бәрлебашыдагы сайлау участогында тавыш бирде

Альберт Рәхмәтуллин "Әйдә сайлауларга!" фотозонасы янында гаиләсе белән фотога да төште.

(Кайбыч, 18 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Татарстанның Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген Россия Президентын сайлауларда катнашты. "Хәерле сәгатьтә! Илләребез тыныч булсын, бүгенге сайлаулар матур киләчәккә нигез булсын", – диде ул сайлау бюллетенен тартмага салгач. Үзенең туган авылы Бәрлебашыдагы сайлау участогына ул тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергә килде.

Участокта чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрүен яхшы бәяләде ул. Мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре концерт куя, сайлауга килүчеләрнең барысын да кайнар чәй, коймак белән сыйлыйлар, сәүдә оештырылган. Сайлаучыларның кәефе яхшы. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

“Бүген районыбызның барлык сайлау участокларында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә. Авыл халкы мөһим эшләргә иртәдән үк керешергә күнеккән инде ул. Кайбер сайлау учстокларында иртәнге сәгатьләрдә чиратлар да хасил булды. Халкыбызның активлыгын югары бәялим, – диде район башлыгы журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Кайбыч халкы моңа кадәр узган барлык сайлауларда да сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте, бу юлы да шулай булачагына шигем юк. Россия Президентын сайлауларда катнашып, без илебезнең алдагы язмышын хәл итәбез. Сайлаучыларыбыз, лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш биреп, гаиләләренең, балалар һәм оныкларының киләчәген сайлар дигән өметтә калам".

Альберт Рәхмәтуллин "Әйдә сайлауларга!" фотозонасы янында гаиләсе белән фотога да төште. 1614нче Бәрлебашы сайлау учасогы рәисе Гөлчәчәк Гыйбадуллина әйтеп узганча, исемлеккә 237 сайлаучы кертелгән. Бу участокта Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, урманчылыкта яшәүче сайлаучылар тавыш бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100