Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районы башлыгы хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты
13 июньгә районда 2300 гектар мәйданда күпьеллыклар урылган.
(Кайбыч, 13 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Алтын кырлар» агрофирмасының Надеждино бүлегендә сенаж салу эшенә керешкәннәр. Фермада салкын ысул белән асрала торган бозауларны карадылар. Альберт Рәхмәтуллин эшне оештыру буенча үз киңәшләрен бирде. Уҗым, сабан культураларының торышы белән дә таныштылар.
«Туган як — Агро» хуҗалыгы басуларында күпьеллык үләннәрне уру һәм сенажга салу дәвам итә. «Дубрава» агрофирмасы директоры Александр Тутаев белән бергәләп Борындык фермасын, Федоровское, Кошман янындагы иген басуларын карадылар.
13 июньгә районда 2300 гектар мәйданда күпьеллыклар урылган. Шуның печәнгә — 300, сенажга — 1750, малларга азыкка — 250 гектары урылган. Бүгенгә барлыгы 2800 тонна сенаж салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз