Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы башлыгы грипптан прививка ясатты
Район башлыгы табибтан халыкның активлыгы, вакцинаның җитәрлек булу-булмавы, файдасы турында сорашты.
(Кайбыч, 14 сентябрь, «Татар- информ”, “Кайбыч таңнары, Луиза Сөнгатуллина). Бу атнаның беренче эш көне Кайбыч районы Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен гадәти булмаган режимда башланып китте. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасының иртәдән үк алар эшләгән бина янына килеп туктавы да юкка гына түгел иде. Хезмәткәрләргә алдан хәбәр ителгәнчә, медиклар теләгәннәрнең барысына да гриппка каршы бердәм вакцина ясый, дип аңлата “Кайбыч таңнары” газетасы.
Халык сәламәтлеге сагында торучылар үз эшләрен район башлыгы кабинетыннан башлап җибәрде. «Авыл табибы» федераль программасы буенча эшкә кайткан яшь табибә Алисә Билалова иң элек Альберт Рәхмәтуллиннан сәламәтлеге турында сорашты, температурасын, кан басымын үлчәде. Барысы да нормада булганына инангач кына, шәфкать туташына прививка ясарга рөхсәт бирде. Район башлыгы табибтан халыкның активлыгы, вакцинаның җитәрлек булу-булмавы, файдасы турында да сорашты.
«Үзәк сырхауханәгә гриппка каршы 2 меңнән артык доза вакцина кайтты, әле ул тагын кайтачак. Урта һәм өлкән яшьтәгеләргә Россиядә җитештерелгән “Совигрипп” вакцинасы ясыйбыз. Сәламәтлегенә битараф булмаучыларның барысын да сырхауханәнең процедура кабинетында көтәбез. Вакцинацияләүне көз уртасына һәм ахырына калдырырга кирәкми, хәзер моның өчен иң кулай чор, – диде Алисә Билалова. – Гел халык арасында булучыларга прививка ясатырга киңәш итәм, чөнки грипп – вируслы авыру. Хроник авырулы, шул исәптән үпкә, йөрәк-кан тамырлары, симерүдән интегүчеләр, салкын тиеп еш авыручылар, гормональ препаратлар кулланучылар, шикәр диабетлы кешеләр, тәмәке тартучылар, алкогольле эчемлекләр кулланучыларга прививканы, һичшиксез, ясатырга кирәк, чөнки алар “риск” төркеменә керә. Ә йомырка аксымына аллергия булучыларга аны ясамыйбыз. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә прививка ата-аналар рөхсәте белән генә ясала».
Район үзәк сырхауханәсенең врач-эпидемиологы Сәлидә Закирова хәбәр иткәнчә, “Гриппол плюс”, “Ультрикс” вакциналары да кайткан, алары кече һәм урта яшьтәге балалар өчен. «Прививкаларның илкүләм календаре нигезендә 6 айдан зуррак сабыйларга, 1-11 нче класс укучыларына, медицина, мәгариф хезмәткәрләре, транспорт, коммуналь өлкәдә, халыкка хезмәт күрсәтү тармагында эшләүчеләр, студентларга, йөкле хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, хәрби хезмәткә алынучыларга, хроник авырулы кешеләргә ул бушлай ясала», – диде эпидемиолог.
Халык арасында прививкага караш төрлечә. Әмма, статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда 2010 елдан бирле вакцина ясаткан бер кешенең дә грипптан гомере өзелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз