news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы фермалар эшчәнлегенә бәя бирде

Район башлыгы терлекчелек биналарында тәртип булдырырга кирәклегенә басым ясады.

Кайбыч районы башлыгы фермалар эшчәнлегенә бәя бирде
kaibicy.ru

(Кайбыч, 14 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Зиадиев белән берлектә “Туган як – Агро” һәм “Родина” хуҗалыкларының товарлыклы-сөтчелек фермаларында булды. Бу туры җирле басма хәбәр итә.

“Туган як – Агро” хуҗалыгында аларны инвестор Альберт Хәялиев, хуҗалык җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов каршы алды. Терлекчелек биналарын карап йөргәндә Альберт Илгизәрович биредә терлек азыгының сыйфатлы, малларның көр, чиста, бина эчендә дә чисталык хөкем сөрүен билгеләп үтте. Әлеге хуҗалыкта хәзерге вакытта бер көнгә барлыгы 1184, бер сыерга 11,8 килограмм сөт савыла.

“Родина” хуҗалыгында кунакларны хуҗалыкның генераль директоры Иван Чекмарев, башкарма директоры Радик Миңнуллин, Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев каршы алды. Район башлыгы терлекчелек биналарында тәртип булдырырга кирәклегенә басым ясады.

“Родина” хуҗалыгы терлекчеләре бүгенге көндә барлыгы 2458, бер сыерга 9,8 килограмм сөт савалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100