news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы башлыгы чыгарылышларны туган якларына эшкә кайтырга чакырды

Район мәктәпләрен тәмалаучыларның барысы да аттестатлы булды.

(Кайбыч, 29 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Людмила Путятинская). Кайбыч районы мәктәпләрендә 11 классны тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәләре гөрләп үтте. Бу уку елын 89 укучы тәмамлады һәм аларның барысы да кулларына аттестат алу бәхетенә иреште. Алар арасыннан 11 укучы Россия Федерация сенең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды.

– Сезне чын күңелдән мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында була торган гүзәл вакыт. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, барыбыз да аларга белем ачкычлары теләп тордык. Мәктәптә алган белемнәрегез киләчәктә дә ярдәм итсен. Ә инде училище, техникум, институт, университетлар тәмамлагач, туган ягыбызга эшкә кайтыгыз. Безгә профессиональләр кирәк, - диде ул.

Мәктәп директоры Рамилә Миңнуллина белем йорты белән сабуллашучыларга иң җылы теләкләрен җиткерде, тормышта җиңел юл эзләмәскә чакырды, зур тырышлык белән яуланган бәхетнең генә шатлык китерүен әйтте.

Урта белем турындагы аттестат белән бергә Россия Федерациясенең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медален район башлыгы өч классташка – Лилия Булатовага, Әлфиназ Хәмидуллинага һәм Айнур Фатыйховка тапшырды. Алар Олы Кайбыч урта мәктәбенең медаль алучылар исемлеген тулыландырды.

Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ильяс Хәмидуллин мәктәпкә бензокосилка бүләк итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100