Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбыч районы башлыгы чиркәү төзелешенә 100 мең сум акча биргән
Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве төзелешенә төрле конфессия вәкилләре акчалата ярдәм итә.
(Кайбыч, 23 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве төзелешенә төрле конфессия вәкилләре акчалата ярдәм итә. Төзелеш барышы хакында Чүти авыл җирлегенең Ветераннар советы рәисе Василий Уткиннан белештек, дип яза җирле басма.
- Шушы араларда Чувашия Республикасының Батыр районындагы Тойси авылыннан бригада бездәге чиркәүнең гөмбәзен яба башлаячак. Эшне тизләтү өчен акчаның җитәрлек булуы кирәк, шуңа да халык ярдәменә таянабыз. Изге Троица бәйрәмендә авыл халкын бәйрәм белән котларга ккилгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чиркәү кирәк-яраклары өчен үз исәбеннән йөз мең сум акча бирергә вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Ул биргән акчага чиркәүнең икенче гөмбәзен ясаттык,аны шушы бригада урнаштырачак. Райондагы бердәнбер чиркәү төзелешенә ярдәм күрсәтүе өчен без аңа Рәхмәт хаты тапшырдык.
Аннан соң эчке стеналарын штукатурлау, сурәтләр төшерү, тәрәзәләр кую, иконостас урнаштыру эшләре калачак. Аларга заказ бирдек инде, - диде Василий Сергеевич.
Район башлыгы әйтеп узганча, дини объектлар төзү өчен район бюджетында акча каралмаган. «Бу эш гомер-гомергә халыктан җыелган акчага башкарылган. Башланган төзелешкә ярдәм итәсем килде, шуңа да үземнән дә өлеш кертергә булдым»,- диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз