news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы башлыгы белән Татарстанда нәшер ителүче китап турында сөйләштеләр

Бу китапка район башлыкларының да, районнан Азат Хәнифәтуллин, Җәүдәт Гаффаров, Альберт Рәхмәтуллинның исемнәре кертелә.

Кайбыч районы башлыгы белән Татарстанда нәшер ителүче китап турында сөйләштеләр

(Кайбыч, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сунгатуллина). Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабинетында узган очрашуда Рифат Галимәрдәновның Татарстан районнарында эшләгән беренче секретарьлар турындагы китабына Кайбыч районыннан мәгълүматлар, фотолар җибәрү хакында сүз барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу китапка район башлыкларының да, районнан Азат Хәнифәтуллин, Җәүдәт Гаффаров, Альберт Рәхмәтуллинның исемнәре кертелә.

Әлеге очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, Олы Тәрбиттән Василий Уткин, Олы Подберезьедан Екатерина Елисеева, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, музей хезмәткәре Зөлфия Галиуллина, китапханә директоры Гөлфинур Сабирова катнашты.

– Бөтен Татарстандагы беренче секретарьларны, район башлыкларын берләштергән бу китапны чыгаруда авторга бергәләшеп ярдәм итик, үзебезнең районда эзләнүләр алып барыйк, –диде Альберт Рәхмәтуллин. – Үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы тарихи китапны чыгару җиңел түгел, архивларда бик күп казынырга кирәк. Бар мәгълүматны аннан гына да табып бетермәскә мөмкин. Шуңа да бу эштә район халкының ярдәменә таянабыз. Ничек кенә булмасын, ул китапта Кайбыч үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot