news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы балалар сәнгать мәктәбе укучылары - “Кама мозаикасы”фестивале дипломантлары

Анда Кайбычның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, абыйлы-энеле Рамил һәм Ранис Гаттаровлар катнашты.

(Кайбыч, 6 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” Х Республика фестиваль-бәйгесе узды. Анда Кайбычның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, абыйлы-энеле Рамил һәм Ранис Гаттаровлар катнашты, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы. 

Балаларның иҗатын, музыка уен коралларында уйнау осталыгын үстерүгә юнәлдерелгән фестивальдә “Халык кораллары” номинациясендә чыгыш ясап, алар III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Лауреатларны әзерләгән өчен укытучылары Зөлфия Яруллинага Рәхмәт хаты тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot