news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы бадминтончылары республика ярышларында призлы урын алган

Алар бадминтон буенча Дөнья, Европа чемпионатлары спартакиадасында катнашырга җыена.

Кайбыч районы бадминтончылары республика ярышларында призлы урын алган
kaibicy.ru

(Кайбыч, 21 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының Борындык һәм Федоровское мәктәпләре укучыларының җыелма командасы Татарстан буенча бадминтон ярышында өченче урынга чыкты һәм дүрт кубокка лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышлар 4-7 апрельдә 24 команда катнашында узды. 

Җәйге каникуллар вакытында бадминтон буенча Дөнья, Европа чемпионатлары спартакиадасы булачак. Призлы урын алучылар ул ярышларда да катнашырга җыена.

Хәмзә Юнысов укучыларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырган бадминтон түгәрәгендә осталыкка өйрәтә. Укучылар анда бушлай шөгыльләнә. “Зөя” командасы ел саен яңа уңышларга ирешә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100