news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы 1 июльгә күпьеллыкларның беренче катын чабып бетерергә җыена

Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча, “Ак Барс Кайбыч -⁠3” җәмгыяте иң яхшысы дип табылды. Беренче-⁠икенче филиаллар – икенче, “Яңа юл” хуҗалыгы – өченче.

(Кайбыч, 16 июнь, "Татар-информ",  “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районында үзара тикшерү “Татагрохим” җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендә узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек идарәсе белгечләре катнашты. Махсус комиссия терлек азыгы урып-⁠җыю техникасының, сенаж базларының, яшел масса ташучы автомобильләрнең, базда аны тыгызлап торучы тракторларның әзерлеген карады. Техника белән танышуны эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә алып баручы “Яңа юл” хуҗалыгыннан башладылар. Җитәкчеләре Рамил Тимершин әйтеп узганча, һәр елдагыча, бу юлы да печән чорында сынатырга исәпләре юк. Эшкә кулы ятып торган уңган механизаторлары, иркен кырлары бар, дип яза район газетасы.

– Быел бездә күпьеллыклар 295 гектар мәйданны били. Елның елына терлек азыгын мул әзерлибез. Әле узган елгыдан калган 650 тонна силос, 330 тонна сенаж запасыбыз бар. «ЖВП» чапкычында эшләүче Рәмис Бикбов, “Полесье”да Фәнис Бикбов, «КИР-1,5» агрегатын иярләүче Радик Гыйләҗев – сыналган егетләр, эш тәҗрибәләре зур.“КамАЗ” шоферы Фәһим Халиков, тракторчы Ильяс Садыйков яшел массаны ташып торачак, –диде ул, эш барышы белән таныштырып. “Ак Барс Кайбыч –1” дә яшел уракта катнашачак барлык техника Мөрәледәге паркка әзерлек сызыгына куелган иде. Агроном Илнур Сәлахов әйтүенчә, эш күләме зур: күпьеллыклар –3300, берьеллык үләннәр 641 гектар мәйдан били. Икенче- өченче филиалларда да техниканы яхшы ремонтлаганнар. Мәлкидәге күпьеллык үлән кырында комбайннар эшкә керешкән инде. “Подберезье” хуҗалыгында да техника сынатмас, дип ышаналар.

–Кайбычта техниканың әзерлегеннән канәгать калдым, зур эш башкаргансыз. Үзара тикшерүнең максаты кемнәндер гаеп эзләү түгел,ә эшне башлап җибәрүгә этәргеч ясау. Иң мөһиме – әзерләнгән терлек азыгы сыйфатлы булсын. Шуңа да бер тонна сенаж да консервантсыз салынырга тиеш түгел. Яшел масса дымлы булса, сенажга салырга кирәк, – диде Наил Фарукович механизаторлар белән очрашуда. –Кырларда күпьеллыклар өлгерде, районда яшел уракка старт бирелде. Техниканы тулы куәтенә эшләтергә бернинди дә тоткарлык юк. Эшне ике сменада оештырып, бертуктаусыз үлән чаптырырга кирәк, – дип механизаторларга бурыч куйды Альберт Рәхмәтуллин. –Техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү турында да онытырга ярамый. Безгә һәр кешенең иминлеге кадерле. Көннәр яңгырлы булу сәбәпле, беренче катка чабылган массаны печәнгә алып булмый. Шуңа мөмкин кадәр тизрәк сенаж салырга кирәк. Бер базны тутыру өч көннән дә соңга калмаска тиеш. Максатыбыз – 1 июльгә күпьеллыкларның беренче катын чабып бетерү, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100