news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч район Советының утырышы авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрүгә багышланды

Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

(Кайбыч, 18 март, "Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч район Советының утырышы авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрүгә багышланды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-⁠төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов катнашты, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина узган ел шәхси эшмәкәрлекне, урта һәм кече бизнесны үстерү юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә җентекле анализ ясады, бу елга куелган бурычлар белән таныштырды.

– Авыл халкына шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен бирелүче дәүләт ярдәме турында сөйли башлагач, кайберәүләрдән “Юк, безнең ишеләргә каралмаган инде ул андый ярдәм, барысы да үз кешеләргә генә” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әйе, районда яшәүче һәр кеше безгә үз, барысы да үзебезнеке, Кайбычның хезмәт сөючән халкы. Программа ярдәмендә мини-ферма төзүчеләр – Кошманнан Борһановлар, Ульянководан Дементьевлар, Олы Тәрбиттән Исаевлар, Олы Урсактан Мофазалловлар, Мөхәммәтҗановлар һәм башкалар шундый эшсөярләр. Узган ел гына да шәхси хуҗалыкларны үстерүгә республика бюджетыннан 11 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Хөкүмәт ярдәменнән аеруча Чүти һәм Олы Урсак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив файдаланды. Аларда сигезәр сыерга исәпләнгән дүртәр мини-ферма сафка басты, – диде ул.

Ришат Хәбипов әйтеп узганча, авыл ул – агробизнес алып бару өчен мөмкинлекләре зур булган җирлек кенә түгел, ә һәр дүртенче татарстанлының яшәү рәвеше дә. Ул эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта эшмәкәрлекне үстерү буенча уңай микроклимат тудырылуы турында конкрет мисаллар китереп сөйләде. Утырышта Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин, Борындыктан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Хәерниса Маматкулова, Олы Кайбычтан шәхси эшмәкәр Зөфәр Гобәев эшчәнлекләре турында чыгыш ясады, диелә район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100