news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч полициясендә узган елга йомгак ясадылар һәм бу елга бурычлар билгеләделәр

Коллектив узган елны уңышлы төгәлләде, республикадагы авыл районнары арасындагы рейтингта алар алтынчы позициядә торган булсалар, хәзер – бишенче.

(Кайбыч, 20 гыйнвар, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин).  Кайбыч полициясендә узган елга йомгак ясадылар һәм бу елга бурычлар билгеләделәр. Коллектив узган елны уңышлы төгәлләде, республикадагы авыл районнары арасындагы рейтингта алар алтынчы позициядә торган булсалар, хәзер – бишенче урында, дип яза җирле басма.

2017 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм бу елга бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе катнаша алмаса да, бөтен җитәкчеләр катнашындагы дүшәмбе планеркасында ул аларны беренче бишлеккә керүләре белән кайнар котлады һәм хокук тәртибен саклауда яңадан-яңа уңышлар теләде. Бу җыелыш та, шәхси составтан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район прокуроры Руслан Заһретдинов, җәмәгать суды судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева да катнашты.

Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин чыгышыннан күренгәнчә, эшчәнлекләре киңкырлы. Полиция хезмәткәрләре районда иминлекне тәэмин итү буенча максатчан эш алып бара. Алар җинаять юлына басучыларны, хуҗалыклар, район халкы милкенә кул сузучы каракларны, икътисади характердагы җинаятьләрне, ялган аракы сату, ришвәтчелек очракларын, хулиганлык гамәлләре кылучыларны, социаль мошенникларны ачыклый, юлларда иминлекне тәэмин итә, экстремизм, террорчылыкка, наркоманиягә юл куймау өстендә эшли, тайгак юлга баскан яшүсмерләрне исәпкә куеп, алар белән профилактик эш алып бара. Хезмәтләре авыр да, мактаулы да. Былтыр бүлеккә җинаятьләр, һәлакәтләр турында 1266 гариза кергән (2016 елгыдан 164кә күбрәк), район территориясендә 123 җинаять эше теркәлгән, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 56,3 процентка кимегән. Шунысын да әйтергә кирәк, үтерү очраклары теркәлмәгән, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, урлашулар күрсәткече кимегән. . “Кайнар эздән” 12 җинаять эше ачылган. Җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алдагы елларда кылынган җинаятьләр дә ачылган. Ел дәвамында алкогольле эчемлекләрне законсыз сату, җитештерү очракларын ачыклау максатында “Алкоголь” операциясе үткәрелгән, аерым фактларга тап булганнар. Барлыгы 181,13 литр ялган аракы һәм спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган (узган ел 92,75 литр булган). 11 хокук бозу очрагы теркәлгән. Әнә шулай итеп, ялган аракыдан күпме кешенең гомерен саклап калганнар.Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә эчкечелек ята. Узган ел, мәсәлән, исерек хәлдә 49 җинаять кылынган. Рушан Хуҗин полициянең участок уполномоченныйлары эшенә дә бәя бирде. Алар тарафыннан ел дәвамында 38 җинаять эше ачылган, административ хокук бозулар буенча 635 беркетмә теркәлгән (2016 елда 750).

Эчкән килеш руль артына утырган өчен автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүләренә карамастан, кабат рульгә утыручылар булуы да борчый аларны. Былтыр ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-⁠транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2414 очрагын ачыклаган. Үз гомерләрен генә түгел, башкаларның да тормышына куркыныч тудырган эчкече шоферларга быел да таләпләр каты булачак.

Миграция хезмәте тарафыннан районда 29 чит ил гражданы теркәлгән, 71е исәптән төшерелгән. Миграция буенча закон бозуларны ачыклау максатында 217 чара үткәрелгән, бер җинаять эше ачылган. – Докладны тыңлаганнан соң, район полиция бүлегенең уңышлары, кимчелекле яклары турында хәбәрдар булдык. Шулай да, уңай якка үзгәрешләр күбрәк. Шәхси составка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән 2017 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Белгәнегезчә, 18 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Әгеге мөһим вакыйганы һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле башка чараларны да югары дәрәҗәдә үткәрүдә өлешегезне кертерсез дип ышанам, – диде Алексей Макаров.

Район прокуроры Руслан Заһретдинов та полиция хезмәткәрләренә законлылыкны тәэмин итүдә нәтиҗәле хезмәт теләде, киңәшләрен бирде.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Гөлнара Гыймадиевага чираттагы майор званиесе, эш башкару төркеме җитәкче-⁠инспекторы Гөлия Газыймҗановага  өлкән лейтенант званиесе погоннары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Фәния Кәлимуллинага, полиция бүлеге шоферы Фәннүр Хикмәтуллинга полиция бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100