news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч полиция бүлеге узган елга йомгак ясады

Ел нәтиҗәләре буенча полиция бүлеге республика рейтингында сигезенче урында.

Кайбыч полиция бүлеге узган елга йомгак ясады
kaibicy.ru

(Кайбыч,25 гыйнвар, "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы полиция бүлегендә 2018 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Йомгак ясау җыелышы эшендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Кайбыч районының 1 номерлы участогы җәмәгать суды судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева һәм район прокуроры урынбасары Василий Макаров катнашты. 

Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин барлык бүлекләрнең эшенә тулы анализ ясады, оператив-хезмәт эшчәнлеге алып барган кайбер бүлекләрнең кимчелекләренә тукталды.

"Планлаштырган барлык чараларны да үтәдек. Районда гадәттән тыш хәлләргә, террорчылык актларына һәм җәмгыятькә каршы юнәлдерелгән башка чараларга юл куелмады. Узган елгы нәтиҗәләр буенча безнең бүлек өч категориядәге шәһәр-район органнары арасында сигезенче урынны яулады", - диде Рушан Галимуллович.

Аның чыгышыннан аңлашылганча, хисап чорында районда 131 җинаять теркәлгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 6,5 процентка күбрәк, шул исәптән 16 авыр җинаять, шулай ук, процентларда күбрәк. Җинаятьләрнең үсүе урлашулар хисабына арткан. Шул ук вакытта, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, талау, ут төртү юлы белән милекне юк итү яисә зыян салу очраклары кимегән.

Докладчы әйтеп үткәнчә, ачылмыйча калган 31 урлашу очрагы эшчәнлекнең тискәре күрсәткече булып тора. "Кайнар" эзләрдән 116 теркәлгән җинаятьнең сигезен ача алдык, җинаятьләрне ачу 6,9 процент тәшкил итә, бу үзе дә түбән күрсәткеч булып тора.

Район прокуроры урынбасары Василий Макаров та бүлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде, бергә үзара аңлашып эшләүләрен билгеләп үтте. Отчет докладын төгәлләп, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин бүлекнең шәхси составы алдында агымдагы елның беренче кварталына бурычлар куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100