news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч педагоглары йөзү буенча ярышты

Гомуми нәтиҗәләр буенча Олы Кайбыч командасы – беренче, мәгариф бүлеге командасы – икенче, Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы өченче урында.

(Кайбыч, 20 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч педагоглары Халыкара укытучылар көне уңаеннан “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында педагоглар арасында йөзү буенча ярыш узды, дип яза район газетасы.

Ярыш алдыннан укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, “Салават күпере” мөдире Җәмилә Сәгыева сәламләде.

Ярышта һәр мәктәптән икешәр ир-егет һәм хатын-кыз катнашты. Узган елгыдан аермалы буларак, шәхси беренчелекне кырык яшькә кадәрге һәм аннан зурраклар арасында үткәрделәр. Чөнки 20 яшьлекләр белән 50 яшьлекләрнең көчләре берничек тә тигез була алмый.

40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында 25 метрга йөгерүдә Олы Кайбыч мәктәбеннән Гөлинә Габдрахмановага тиңнәр булмады.Ульянководагы психология-педагогия хезмәте белгече Айсылу Калашникова, лидердан беразга гына калышып, финишка икенче булып килде. Иске Тәрбит мәктәбеннән Татьяна Абульханова өченче урында.

– Борындык мәктәбендә укыганда ук физкультура укытучыбыз Хәмзә Юнысов безне спортка тартты. Төрле спорт ярышларында катнаша идек. Бу миңа булачак һөнәремне сайларга да ярдәм итте. Бүгенге ярышта җиңү яулавыбызга да бик шатмын, оештыручыларга рәхмәт, – диде Гөлинә Габдрахманова.

Кырык яштән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Кече Мәме мәктәбеннән Татьяна Самарская иң җитезе булып чыкты. Хуҗа Хәсәннән Людмила Краснова, Надеждинодан Светлана Гатина икенче-өченче урыннарны бүлеште.

Кырык яшькәчә ир-егетләр 50 метр арада йөзде. Алар арасыннан Олы Кайбыч мәктәбеннән Максим Смелов җиңүгә иреште. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин икенче урынны яулады. Олы Подберезье мәктәбеннән Рузил Газизов өченче урында.

Кырык яшьтән өлкәнрәкләр арасында 25 метрга йөзүдә мәгариф бүлегеннән Ильяс Галиуллинга тиңнәр булмады. Хуҗа Хәсәннән Альберт Перепелкин белән Борындыктан Хәмзә Юнысов икенче-өченче урыннарны бүлеште.

– Олы Кайбычта бассейн ачылганнан бирле улым Азамат белән бирегә еш киләбез. Улым тренер Ленар Сибгатуллин кул астында йөзү белән шөгыльләнә. Аның яшьтән үк чыныгып үсүенә сөенәм. Үзем дә йөзәргә яратам. Без гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару ягында, – диде Ильяс Галиуллин.

Ярышларның иң мавыктыргыч мизгелләре – эстафета ярышлары. Бу ярышта ике ир-егет, бер хатын-кыз 25әр метр арада йөзде. Мәгариф бүлеге командасы финишка беренче килде, шулай да хөкемдарлар аларга берсе килеп җитеп, стенага кагылганчы икенчесе киткән өчен (фальстарт) штраф бирде, шуңа да өченче урынга калдылар. Беренче урынны икенче ел рәттән Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы алды (Ленар Сибгатуллин, Гөлинә Габдрахманова, Максим Смелов). Икенче урын – Иске Тәрбит мәктәбе командасында.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Олы Кайбыч командасы – беренче, мәгариф бүлеге командасы – икенче, Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы өченче урында.

Командаларга мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрне Юрий Михайлов һәм Җәмилә Сәгыева тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100