news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч паркы киләчәктә ничек үзгәрәчәге турында халык белән бергәләп сөйләштеләр

Алар быел, икенче елга, алдагы елларда паркта ниләр төзергә кирәклеген тәкъдим итте.

(Кайбыч, 31 март, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Людмила Путятинская). Кайбычтагы ял паркы киләчәктә нинди булыр? Авылның киләчәгенә битараф булмаган өлкән, урта һәм яшь буын вәкилләре, җитәкчеләр шул хакта сөйләшү өчен «Рәйхан» кафесына җыелды. Алар быел, икенче елга, алдагы елларда паркта ниләр төзергә кирәклеген тәкъдим итте, дип яза җирле басма.

Әлеге очрашуда район башлыгы булганы өчен генә түгел, ә шушы төбәктә яшәүче гади бер кеше буларак та катнашкан Альберт Рәхмәтуллин авыл уртасындагы яшел тугайдагы матур җирлекне халкыбызның күңелле ял урынына әйләндерү өчен анда ниләр эшләргә кирәклеге турында бергәләп сөйләшергә чакырды.

– Узган ел республика бюджетыннан районга 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде, быел ул сумма 7 миллион сумны тәшкил итә. Безгә ул акчаны нәтиҗәле файдалану турында уйларга кирәк, – диде ул. Әлеге очрашуда катнашучыларның төп миссиясе – паркта быел төзеләчәк беренчел объектларны билгеләү һәм киләсе этапта – 2019 елда, алдагы елларда ниләр төзергә кирәклеген тәкъдим итү. Бу чараның модераторы – Татарстан Республикасында шәһәрләр үсеше институты хезмәткәре Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, республикада әлеге программа буенча 257 объект төзекләндерелә.

– Буш вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен парк территориясен ничек итеп матурлау, анда нәрсәләр булырга тиешлеген шушы җирлектә яшәүчеләр яхшырак белә. Шуңа да проект ясаганда, архитекторлар дизайнны халык фикерен күздә тотып билгели. Анда функциональ зоналар күбрәк булган саен, паркка күбрәк кеше киләчәк, – диде ул.

Җырлар яңгырап торсын өчен без яратып өлгергән паркны алга таба төзекләндерү проекты буенча фикер алышуда эшлекле, актив кешеләр – администрация, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, журналистлар, спортчылар, яшьләр, пенсионерлар, депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Кайбер мәсьәләләрдә фикерләр төрлелеге дә күзәтелде.

Мисал өчен, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова беренче чиратта чаралар үткәрү мәйданы төзергә тәкъдим итте. – Паркта нинди генә чара үткәрсәң дә, анда сәхнә, трибуна, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга кием алыштыру бүлмәсе кирәк, тамашачыларга яңгырдан саклану урыны да булсын иде, – диде ул. Паркка үзәк керү урыны кирәклеге турында да сүз булды, үзенчәлекле вариантлар яңгырады. Чаңгы базасы төзү буенча да төрле фикерләр ишетергә туры килде. Дөрес, чаңгы базасын кайда урнашачагын билгеләү өчен иң элек аның нинди максатта файдаланылуын билгеләргә кирәк. Бу трассада илнең булачак чемпионнары шөгыльләнәчәкме, әллә ул авыл халкының массакүләм чаңгыда йөрү урыны булачакмы? Сәүдә павильоннарын яңартырга вакыт җитте, аларны заманчарак ясарга кирәк дигән фикерләрен җиткерүчеләр дә булды. Яңалары төзелгәнче, әлегә булганнары хезмәт итеп торачак. Яр буйлары зонасын төзекләндерүгә дә игътибар бирелде. Паркны балалар өчен куркынычсыз итәргә, аларга аттракционнар белән аерым зона булдырырга кирәк. Фикерләр күп, алар арасында гадәти булмаганнары да бар иде. Проект буенча фикер алышучылар аңа “Сандугач”, “Үзәнлек” исемнәрен тәкъдим иттеләр. Газета укучыларыбыз да үз фикерләрен җиткерә ала.

Ачык һавада кинотеатр... Мәктәп укучылары фикеренчә, чаңгы базасын каядыр авыл читендә яки урман буенда түгел, нәкъ менә паркта төзү отышлы булачак. Беренчедән, авыл уртасында урнашкан, анда бөтен кеше дә бара ала, икенчедән, физкультура дәресләре шунда уза. Укучылар паркны яшелләндерүдә катнашырга әзер булуларын да белдерде. – Паркта җәяү йөрү зоналары да булырга тиеш. Аның бер ягында авыл халкы суын яратып эчә торган чишмә дә бар, – диде алар проектларын тәкъдим иткәндә. – Киләсе елга җәмәгать туклануы зонасын һәм пикник урынын җиһазларга була. 2020 елга ачык һавада кинотеатр, гражданлык актларын теркәү урыны, балалар мәйданчыгы төзергә тәкъдим итәбез. Кайбычлылардан кергән барлык тәкъдимнәр, шулай ук анкета сорауларына җавапларны архитекторлар Мария Земнякова белән Виктория Чичканова өйрәнеп, проектны район администрациясе белән килештерәчәк. Әнә шуннан соң гына республикадан бирелгән финанслар ярдәмендә эшне башлап җибәрергә була. – Проект буенча фикер алышуны дәвам итү өчен вакытыбыз бар әле, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров. – Чаңгы юлын кайда төзүнең кулай булачагын билгеләү дә халык фикеренә бәйле. Парк территориясендә дә урын җитәрлек. Чаралар үткәрү мәйданы белән быел төзергә кирәк. Алга таба балалар мәйданчыгын, машиналар кую урынын һәм каты көнкүреш калдыклары зонасын төзекләндерәбез.Күперчекләр дә кирәк булачак. Эш күп, иң мөһиме – бу парк биредә яшәүчеләргә ошарга тиеш. Альберт Рәхмәтуллин, очрашуга нәтиҗә ясап, үзәк керү урыны буенча да үз фикерләрен җиткерде, ул аны районыбыз символы – зур имән агачы рәвешендә күрә. Бу фикерне проект архитекторлары тормышка ашыра алачак. – Бүгенге сөйләшүдә катнашучылар паркны матурлау буенча үзләренең фикерләрен җиткерде. Актив булуыгыз өчен рәхмәт, –диде ул. – Парк териториясе, чыннан да, иркен, анда чаңгы базасына да, башкасына да урын җитәчәк. Бу очрашу беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләрне ачыкларга булышты. Хәзер эш архитекторларга бәйле.

Җәмәгать киңлекләрен үстерүгә безнең республикада зур игътибар бирелә. Ял зоналары халык өчен мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен, алар халык фикерен исәпкә алып эшләнә. Хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталында 2019-2022 елларга җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча халыктан сорашу, онлайн тавыш бирү оештырылган. Кайбыч районында өч объект буенча тавыш бирү тәкъдим ителә: ял паркы, Җиңү паркы, Галия Кайбицкая урамы. Тавыш бирү 14 мартта башланган, 20 майда төгәлләнә. Нәтиҗәләре 20 июньдә билгеле булачак. Районда яшәүче һәр кеше, сораштыруда һәм тавыш бирүдә катнашып, алда күрсәтелгән өч объектның кайсы беренче булып төзекләндерелергә тиешлеге буенча үз фикерен җиткерер дип өметләнәбез, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100