news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч медиклары сайлауларга коллектив белән килде

Районда мөһим сәяси вакыйгада әнә шулай коллектив белән катнашу традициясе бар.

(Кайбыч, 18 март, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Фирәдә Сайранова). Үзәк сырхауханәнең медицина хезмәткәрләре Олы Кайбыч сайлау участогына бердәм булып килделәр.

Медиклар арасында районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина да бар. - Илебез Президентын сайлау – безнең өчен мөһим вакыйга. Һәр сайлаучы, тавыш бирү хокукыннан файдаланып, сайлау участогына килергә тиеш дип саныйм. Без, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, район халкының саулыгын кайгыртабыз, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өстендә эшлибез. Бу көннәрдә мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың медицина җәмәгатьчелеге белән очрашуында катнаштым. Әлеге очрашуда Президентыбыз авыруларны профилактикалауга, дәваланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аеруча игътибар итәргә өндәде, - диде ул. - Рөстәм Миңнеханов 2018 елда да сәламәтлек саклау өлкәсенә дәүләт федераль бюджеттан, узган елдагыларга караганда, күбрәк акча бүлеп бирелүен әйтте. Без һәрвакыт хөкүмәтебез ярдәмен тоеп эшлибез. Район үзәк сырхауханәсендә авыруларны кабул итү буенча барлык шартлар да тудырылган. Бу дәвалануның сыйфатын яхшыртуга китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100