news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч һәм район авыллары халкы 35 литрдан артык кан тапшырган

Республика кан үзәгенең күчмә станциясе бригадасы килеп җиткәнче үк инде сырхауханә коридорында донорлардан зур чират көтеп торган.

(Кайбыч, 28 октябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычта чит кеше кайгысына битараф булмаган, кирәк булса, канын да бирергә әзер булучылар күп. Әле шушы көннәрдә генә район үзәк сырхауханәсендә узган Донорлар көнендә дә бу ачык күренде, ди хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.

Республика кан үзәгенең күчмә станциясе бригадасы килеп җиткәнче үк инде сырхауханә коридорында зур чират хасил булган иде. Район үзәгеннән генә түгел, иң ерак авыллардан да иртәдән үк кан тапшырырга килгәннәр.

Казан медиклары килеп җиткән арада донорлар белән аралашып алырга да җай чыкты. Колаңгыдан Роман Напойкинның сигезенче тапкыр кан тапшыруы икән. Үзәк сырхауханә ашханәсе пешекчесе Гүзәл Гарәфетдинова да дүртенче елын инде кан тапшыра. Олы Кайбычтан ирле-хатынлы Фидая белән Фирдүс Әхмәтовларның да беренче тапкыр гына кан бирүләре түгел.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов: “Ел саен диярлек кан бирергә тырышам. Донор канына ихтыяҗ зур икән, нигә әле читтә калырга?! Кан тапшыру үлем белән көрәшүче кешедә өмет, ышаныч уята. Гомерләр бер генә тапкыр бирелә. Шуңа да без, сәламәт кешеләр, каты авыруларга кан бирү юлы белән ярдәм итә алабыз икән, донорлар сафына басыйк”, – дип өндәде.

Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, район Советында һәм башкарма комитетта эшләүче башка хезмәткәрләр дә, сырхауханәдә эшләүчеләр, табиблар үзләре дә - донорлар арасында.

Республиканың кан тапшыру үзәгенең күчмә станциясе бригадасы бу көнне Кайбычта оператив эшләде. “Үзәк сырхауханә җитәкчелеге Донорлар көнен югары дәрәҗәдә оештырган, халык та күп килгән. Дөресен генә әйткәндә, кеше шулкадәр күп булыр дип көтмәгән идек. Безгә биредә эшләве җиңел булды, – диде бригада җитәкчесе, врач-трансфузиолог Андрей Федотов. – Юл һәлакәтенә очраучылар, операция кичерүчеләр, бала табучы хатыннар, табигать бәла-казаларыннан зыян күрүчеләрнең гомерләрен саклап калу өчен кирәк ул донор каны. Гомере кыл өстендә торган авыруга кан салу ул аңа җан өргән кебек. Кайбыч сырхауханәсе дә бездән даими рәвештә кан, плазма һәм кан компонентлары ала. Республика кан үзәге базасын даими тулыландырып тору максатында, без шәһәр-районнарда еш булабыз. Кайбычка соңгы тапкыр 2014 елда килгән идек”.

Донорлар көненең нәтиҗәләре белән районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина таныштырды: “102 кеше кан тапшырырга килгән иде, шуларның 82сеннән кан алынды. Кайбычлылар 35,7 литр кан тапшырды”. Район Советы, башкарма комитет, Кайбыч янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, Федоровское урта мәктәбе, үзебезнең коллектив, Олы Кайбыч, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти, Кече Мәме, Багай авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, башка авыллардан килүчеләр аеруча активлык күрсәтте, диде ул.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100