news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч мәктәпләренең әзерлеген махсус комиссия тикшерде

Мәктәпләр территориясенең төзеклеге, яктыртылуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларының җиһазланышы исәпкә алынды.

Кайбыч мәктәпләренең әзерлеген махсус комиссия тикшерде
kaibicy.ru/

(Кайбыч, 26 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Кайбыч районындагы барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова җитәкчелегендәге комиссия, мәктәпләрне, балалар бакчаларын карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәпләр территориясенең төзеклеге, яктыртылуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларының җиһазланышы, укыту-тәҗрибә участокларыннан ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланулары исәпкә алынды.

Балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән чараларга – видеокүзәтү камералары, куркынычсызлык сигнализациясе, янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелде.

Комиссия мәктәп, балалар бакчаларындагы бөтен бүлмәләргә дә – класс, уен бүлмәләренә, спортзалга, ашханәгә дә керде, подвалга кадәр карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot