news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар бердәм формадан йөриячәк

Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары бердәм киемгә заказ биргән инде

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Хәзер Кайбыч районының барлык мәктәпләрендә дә укучылар бердәм формадан йөри.

Кайбер мәктәпләрдә кызлар элеккеге шикелле алъяпкычлы форма сайлаган, икенчеләре – итәк, жилет, пиджак. Малайлар – костюмнардан. Яңа уку елы башланыр алдыннан Олы Кайбычта узган халык җыенында уку¬чылар мәктәп киемнәре белән авылдашларын да таныштырды. Хәзер республика мәктәпләрендә укытучылар, тәрбиячеләр дә бердәм формага күчә. Бу эш безнең районда да башланды. Олы Кайбыч мәктәбе укытучылары бердәм киемгә заказ биргән инде, дип белдерә “Кайбыч таңнары” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100