news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” акциясе узды

Анда 1258 укучы катнашты

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Район мәктәпләрендә табигатьне саклауны максат итеп куйган “Чисталык дәресләре” акциясе узды. Анда 1258 укучы катнашты.
Биология фәне укытучылары, сыйныф җитәкчеләре әйләнә-тирәне саклау темасына лекцияләр, викториналар үткәрде, урманга экскурсияләр оештырды. Акция барышында мәктәп территориясеннән чүп-чар җыеп түгелде, мәктәпнең “Яшел патруль” отряды урман эчен чистартты. Мәгариф учреждениеләренең күбесендә уку йорты тирәсенә агач-куаклар утырту оештырылды, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100