news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч кызы рус телле балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасында уңыш яулады

Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

(Кайбыч, 19 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч районы Федоровское мәктәбенең 11 класс укучысы Евгения Моисеева берничә ел рәттән рус телле балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасында уңыш яулый. Быел да ул әлеге фәнне яратып өйрәнүен һәм яхшы белүен раслады, дип яза җирле басма. 

Казан шәһәренең "Дуслык" олимпиада үзәгендә узган олимпиадада Евгения Моисеева Кайбыч районыннан берүзе катнашты һәм призер булды. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Евгенияне олимпиадага әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Камалиева Мактау кәгазенә лаек булды .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100