news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч кырларында урып-җыю эшләре башланды

"Тимерхан" сортлы арпаның гектарыннан 41 центнер уңыш чыга.

Кайбыч кырларында урып-җыю эшләре башланды
Луиза Сөнгатуллин

(Кайбыч, 27 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Бу көннәрдә Кайбыч кырларында урып-җыю эшләре башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Дубрава" агрофирмасының иң уңган, тәҗрибәле комбайнчыларының берсе - "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исемне горур йөртүче Айрат Сафиуллин экипажы урак чорына старт бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов сүзләренчә, бу кырда арпаның уңдырышлылыгы югары. Һәр гектар мәйданнан 41 центнер уңыш чыга.

Агрофирманың Кече Мәмедәге идарәчесе Василий Ворожейкин да басуда иде. Ул янәшәдәге Бортас кырыннан шундый ук сортлы арпаны кулына алды да, бөртекләрен санады да:"Менә ичмасам арыш бу, бер башакта гына да 48 бөртеге бар!"- диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot