news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч Кошман авылында җырчы Хәния Фәрхигә багышланган китапны тәкъдим иттеләр

Хәния Фәрхи 30 еллык сәхнә гомерендә 700дән артык җырны халыкка таныта һәм 6000гә якын концерт куя.

Кайбыч Кошман авылында җырчы Хәния Фәрхигә багышланган китапны тәкъдим иттеләр
kaibicy.ru

 (Кайбыч, 8 февраль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Лейсан Саттарова). Язучы, "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева "Хәния" исемле китап чыгарган. Аны Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина да яратып укыган һәм, мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова белән берлектә, әлеге китапны тәкъдим итү кичәсен оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу чарага моңлы сандугачның иҗатын яратучылар, аның үзен хөрмәт итүчеләр җыелды.

Хәния Фәрхи 30 еллык сәхнә гомерендә 700дән артык җырны халыкка таныта һәм 6000гә якын концерт куя. Очрашуда аның җырларының кайберләрен кабат тыңлап хозурландык. Авылыбызның үзешчән җырчысы Инсаф Хәмзин, Кошман мәктәбе укучылары Кадрия Хикмәтуллина белән Ләйлә Гыйрфанова башкаруындагы җырларын да яратып тыңладык. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100