news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч комбайнчылары 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде

Казандагы Игенчеләр сараенда үткәрелгән бүләкләү тантанасында премиягә лаек булган сигез игенче-механизатор катнашты.

(Кайбыч, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Татарстанда күптән көтелгән биш миллион тонна ашлык үстерелүдә районыбыз игенчеләренең дә өлеше зур. Кайбыч тарихында да беренче тапкыр йөз мең тонна ашлык җыеп алынды. Шуңа да Татарстанның 200 иң яхшы комбайнчысы арасында район механизаторлары да булуы бер дә гаҗәп түгел, дип яза җирле басма.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларны нәтиҗәле хезмәткә рухландырып торды, бу премиягә лаек булучылар арасында кайбычлылар да булырга тиеш дип гел әйтә килде. Районыбызның төрле маркалы комбайннарында эшләгән сигез комбайнчысы шушы премиягә һәм дипломнарга лаек булды. Менә алар: “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалыннан Николай Кузенков, Васил Сибгатуллин, Айнур Сафин, Альберт Шакиров, өченче филиалдан Илдар Шәрәфиев, «Яңа юл»дан Фәнис Бикбов, Руслан Тимершин, «Агрохимсервис» җәмгыятеннән Юрий Петров.

– Хезмәтемне республика дәрәҗәсендә бәяләүләренә мин бик шат һәм чиксез горурланам. Быел кырда комбайнда бишенче елын эшләдем. Ә төп эш урыным – подстанциядә, – диде Олы Кайбычтан Айнур Сафин.

–Хезмәт шартларының яхшы булуы менә шундый матур нәтиҗәгә китерде дә инде. Кирәк чакта ярдәм иттеләр, тәмле ашаттылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәтебез белән гел кызыксынып торды. Директорыбыз Радик Миңнуллин урак барышында басуда гел безнең белән булды. Команданың бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алдык. Уңыш булгач, безнең дә күрсәткечләребез яхшы булды. Шундый конкурслар булу комбайнчыларга тагын да зуррак курсәткечләргә ирешүгә этәргеч булып тора. Табыннарыбызны икмәкле итүчеләргә, илебезне туендыручыларга рәхмәтләрне күпме генә әйтсәң дә аз кебек тоела, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100