news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч керәшеннәр оешмасы рәисе: «БТК татар конгрессы съезды делегаты булуыма шатланам"

Кайбычның 13 авылында керәшеннәр яши, алар район халкының биштән берен тәшкил итә.

(Кайбыч, 4 август, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина) Дөньяның төрле илләреннән җыелган татарлар катнашында узучы әлеге корылтайга мине Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасыннан делегат итеп сайладылар. Без анда республиканың керәшен оешмаларыннан ун делегат катнашабыз. Корылтай эшлекле шартларда уза. Мин үзем 2007 елдан әлеге иҗтимагый оешманың Кайбычтагы бүлеген җитәклим, дип яза район газетасы сайты.

2017 елның маенда Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә ун ел тулды,- диде Светлана Матвеева, район газетасы журналистына биргән әңгәмәсендә.- Бу вакыт аралыгында керәшеннәр тормышында зур үзгәрешләр булды, уңай эшләр башкарылды. Алда торган бурычларыбыз күп әле. Эшкә уңган-булган, тырыш, җор телле керәшеннәр хакына бар көчен биреп эшләгән оешмалар җитәрлек. Алар республикабызның төрле почмакларында – керәшен халкы кая яши, шунда оешкан. Безнең Кайбыч районының керәшен иҗтимагый оешмасы да үз төбәгендә бар көчен куеп эшләүчеләр рәтендә. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ярдәмен һәрдаим тоеп эшлибез. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы ел саен үзенең эшчәнлеге буенча хисап тота һәм киләсе елга план төзи. Ул безнең оешмада да шулай. Эшчәнлегебез киңкырлы. Район күләмендә генә түгел, республикада зурлап үткәрелүче чараларда да актив катнашабыз. Мамадыш районында илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган керәшеннәр катнашында узучы Питрау бәйрәмен ел саен көтеп алабыз. “Туым җондызы” фестивале барыбыз өчен дә кадерле фестиваль. Балаларның сәхнәгә инде онытыла баручы керәшен җырларын, биюләрен алып менүенә ничек сөенмисең ди инде!? Болай булгач, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак әле. Фестивальдә башка төбәкләрдә район белән район көч сынаша, ә бездә үзебезнең авыллар гына, чөнки чыгыш ясаучыларыбыз бик күп. Зона туры гел бездә уза, ә башка районнарга төрле төбәкләрдән җыелалар. “Туым җондызы”ның Казанда узучы йомгак лау турыннан зур җиңүләр белән кайта безнең балалар! һәрбер авылда диярлек балалар ансамбльләре бар. Иске Тәрбит авылындагы “Сәүдияр” фольклор ансамбле халык ансамбле исемен алды. Үз динебезне, гореф -гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз.Чиркәү ишекләре ачык, зур дини бәйрәмнәрдә анда яшьләр дә тартыла. Раштуа, Олы көн, чиркәүнең престол бәйрәмнәрендә халык аеруча күп була. Турминский авылы кизләүләргә бай, андагы Иоа н н Предтечи чишмәсенә купель төзедек. Грант акчасына сафка басты ул. Качману кичендә православие динен тотучылар шунда су коена. Олы Тәрбит авылында төрле милләт вәкилләренең матди ярдәме белән керәшен чиркәве төзелә. Безнең район күпмилләтле, арадагы дуслык гасырлардан гасырларга дәвам итсен иде. Үзем Хуҗа Хәсән авылында туып-үстем. Чит- ят җирләргә тартылмадым, миндә үз ягымны ярату хисе көчле. Мәктәпне тәмамлагач, икътисадчы һөнәрен үзләштердем. Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, югары уку йортын тәмамладым. Халкымны, туган ягымны, республикамны бик яратам, горурланам. Яшәсен безнең халык, бергә булыйк, бердәм булыйк!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100